Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бертуган Комаровлар тукталышында кассир булып эшләүче Вәсилә Фазлеевадан җылылык бөркелеп тора

Казанга укырга йөргән вакытларда Бертуган Комаровлар тукталышыннан күп тапкырлар электр поездына утырып китәргә туры килде. Авылдан килүчеләргә бигрәк тә уңайлы бит, билетын да шунда гына сатып аласың. Кечкенә генә әлеге билет сату бинасы ниндидер караңгы, күңелсез урын булып тоела иде, ялгышканмын икән. Бинаның эче дә бик якты, анда кассир булып...

Казанга укырга йөргән вакытларда Бертуган Комаровлар тукталышыннан күп тапкырлар электр поездына утырып китәргә туры килде. Авылдан килүчеләргә бигрәк тә уңайлы бит, билетын да шунда гына сатып аласың. Кечкенә генә әлеге билет сату бинасы ниндидер караңгы, күңелсез урын булып тоела иде, ялгышканмын икән. Бинаның эче дә бик якты, анда кассир булып эшләүче Вәсилә апа Фазлеевадан да җылылык, мөлаемлык бөркелеп тора. Ул шушы көннәрдә гомер бәйрәмен - юбилеен билгеләп үтә.

Язмам герое Кукмарада күп балалы гаиләдә дөньяга килгән, алты кыз, ике ир туганы бар аның. Бүгенге көндә бик бай кешеләрнең берсе ул Вәсилә апа - бертуганнарының барысы да исән-сау, үзе дә тормыш иптәше Фәрит абый белән кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр, инде оныклар сөяләр. Туганнары, күршеләре турында да бары хөрмәт белән генә сөйләде.

-Әтием Миннизариф Әскәров бик тырыш, булдыклы кеше иде. Калайчы иде ул, кайларда, кемнәрдә генә түбә ябуда эшләмәде. Редакциянең дә түбәсен әти япкан иде, - дип искә алды Вәсилә апа. - Әнием исә бик сабыр булды, уйлап эш итте. Безне дә хезмәткә өйрәтеп үстерде. Математика кебек төгәл фәннәрдән өй эшен эшли алмаганны күреп, әни иртән йокыдан торуга: "Кызым, төне буе уйлап чыктым, җавабы менә болайрак булыр, ә икс-миксларын үзен куярсың", - дип, мәсьәлә-мисалларны чишеп тә бирә иде. Чыннан да, җавабы дөрес була иде аның.

Шәмсенур апа оста тегүче дә була. "Элеккеге юклык вакытларында да без киемгә мохтаҗлык кичермәдек. Мода журналларын табып, әнигә алып кайтып күрсәтә идек, һәм ул безгә рәсемнәрдәгечә итеп, киемнәрне тегеп тә бирә иде. Тукыма кисәкләреннән дә бик матур киемнәр теккәне истә. Үземнең осталыгым булмаса да, ике сеңлем - бик оста тегүчеләр, - диде әңгәмәдәшем. - Мин исә кечкенәдән рәсем ясарга яраттым, әле хәзер дә онык белән төрле-төрле рәсемнәр ясаганда тынычланам, ял итәм. Ә мәктәптә укыганда бик теләп немец телен өйрәндем, укытучым Илсөяр Мәхмүт кызының кызыклы итеп оештырылган дәресләре әле дә хәтердә. Тормышта да кирәге чыкты әле тел белүем. Кызым мәктәптә укыганда аягын сындыргач, аңа озак кына өйдә ятып дәваланырга туры килде. Ул чакта кызым белән үзем шөгыльләнеп, немец телен өйрәттем, мактанып әйтү булмасын, "бишле"лек итеп белде ул аны".

Ләкин аңа күңеленә якын һөнәрләр алу насыйп булмый, Алабуга педагогия институтында ике ел укыганнан соң "кире" як дип аны калдырып кайта ул. Әнисенең киңәше белән киез итек-киез комбинатында хезмәт юлын башлый. Ә язмыш аны юкка гына бирегә китермәгән икән шул. Нәкъ менә шушында Фәрит абыйның күзе төшә дә инде чибәр кызга.

-Вәсиләне бер күрүгә ошаттым. Дусларыма да: "Бу кыз минеке булачак", - дип кисәтеп куйдым, - ди Фәрит абый, Вәсилә апага гашыйк булган вакытларны исенә төшереп. Озак уйлап тормый ул, кызны урлап алып кайтып та китә. Вәсилә апа язмышына буйсына, шулай итеп яңа гаилә барлыкка килә. Сахалинда туып һәм яшәп кайткан егет русча аралаша, шуңа татар мохитендә үскән кызга башта бик читен, авыр була. "Яши-яши үзен татарчага өйрәтеп бетердем мин аның, - дип елмая Вәсилә апа. - Кайнанам исә Чүпрәледән, чып-чын мишәр. Бик булдыклы, таләпчән хатын иде, чисталык яратты, аш-суга бик оста булды. Шуңа күрә гаиләбез ризыкка талымлы, үзем дә ризыкларны төрлеләндереп пешерергә яратам.

Үзгәртеп кору шаукымы Вәсилә апаны да читләтеп узмый, киез итек-киез комбинатыннан китеп, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнеп ала, аннары кабат итек түшәү цехына кайта, әмма сәламәтлегенә зыян килү сәбәпле, эштән китәргә мәҗбүр була. Кая барырга белми йөргәндә, эшмәкәр Ясирә Гарифуллина аны ипи пешерү цехына эшкә ала. Аның өчен бу өр-яңа хезмәт була, шуңа күрә анда бергә эшләгән кызларга, җитәкчегә ярдәм иткәннәре, эшкә өйрәткәннәре, сабырлыклары өчен әле бүгенге көндә дә рәхмәтле ул. Ә соңгы өч елда Вәсилә апа шәһәр яны тимер юллары компаниясенең "Содружество" оешмасында хезмәт куя. Кайда гына булмасын, хезмәттәшләре белән килешеп, тату эшли. Ә менә Кукмара яшьләренә бераз үпкәсе бар аның.

-Шәһәр яны поездлары расписаниесе язылган элмәтакталарны кубарып, ертып, төрле ямьсез сүзләр язып, буяп китәләр. Без бит аны халык өчен эләбез, кемгәдек кирәге чыгарга мөмкин бит, читтән килгән кешеләр дә булырга мөмкин. Бер-беребезгә карата ихтирамлырак булсак иде, - диде ул.

Әлеге тәртипсезлекләрне кылган яшьләр Вәсилә апаны якыннан белсәләр, бер дә алай эшләмәсләр иде дип уйлыйм. Шундый йомшак күңелле, ипле, тәртипле ханым ул. Аның белән сәгатьләр буе аралашып, вакытның үткәнен сизми дә каласың.

Вәсилә апа, сезгә хезмәтегездә тынычлык телибез, кешеләрнең ихтирамын тоеп эшләргә язсын. Гаиләгездә дә балаларыгызының игелеген күреп, Фәрит абый белән тигезлектә яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев