Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Кукмарадан Илнар Кадыров: Чын ир-егет Ватанын сакларга тиеш!

Райондашыбыз Илнар Кадыров, узган елның 15 июнендә Россия Кораллы көчләре белән килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә.

Язмам герое тумышы белән Кукмарадан. Хәрби хезмәткә киткәнче Нок­рат Аланындагы заводта эшли. 

«Армиядә хезмәт итмәсәм дә, махсус хәрби операция башлангач, күңелем белән көн дә андагы егетләр, танышлар, дуслар янында идем. Чөнки чын ир-егет ул Ватанын сакларга, авырлыклар алдында сыгылып төшмәскә тиеш. — Узган елның 13 июнендә өйләндем, ә инде ике көннән ерак сәфәргә кузгалдым. Гаиләм дә, туганнарым да минем карар турында иң соңгы минутларда, юлга чыгасы көнне генә белде», — ди Илнар.

Язмам герое өйрәнүләр вакытында гранатометчылар взводына эләгә. Бераздан аларны хәрби бурыч үтәү өчен Кызыл Лиман юнәлешенә җибәрәләр. Ә инде ярты елдан пилотсыз очу аппаратлары взводына (БПЛА) күчерәләр. 

«Тормыш иптәшем һәм улым бар. Алар һәм туганнарым белән социаль челтәр аша аралашам, әмма бик сирәк. Алгы сызыкта вакытта кулга бөтенләй дә телефонны алган юк. Безнең белән Татарстан егетләре бик күп. Берничә ай вакыт эчендә барыбыз бергә бер гаилә шикелле булып беттек, дус-тату яшибез, хезмәт итәбез. Декабрь аенда чираттагы ялга Кукмарага кайтып, якыннарым, газиз кешеләрем белән күрешеп килдем. Хәрби бурыч үтәгәндә яраланган идем әле, шуның өчен хәзерге вакытта госпитальдә дәвалану курслары алам. Бар да яхшы булачак һәм тиздән иптәшләрем сафына кушылырмын дип өметләнәм», — ди ул.

Илнар Кадыров даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәреп торучы райондашларга, волонтерларга, аеруча «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», «Сугышчан кардәшлек Кукмара» оешмаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, дроннар һәм аларга запас частьлар җитми, алар белән дә булыша алмассызмы икән дип, үзенең үтенечен белдерде.

Дүрт балалы гаиләдә иң төпчеге булып тәрбияләнеп үсә Илнар. Әти-әнисе инде вафат. Июль аенда апасын да җирләгәннәр. Хәрбинең бертуган абыйсы Рафил белән элемтәгә чыктык. 

«Энекәш һәрчак тыныч холыклы, тырыш булды, балаларны бик яратты. Төзелеш эшенә аеруча да кулы ятты, беркайчан тик торуны белмәде. Өлешчә мобилизацияләү башлангач та, махсус хәрби операция зонасына барасы килде аның. Безгә ул хакта турыдан-туры әйтмәсә дә, күңел белән аның ниятләрен сизә идек. Килешү төзегәнен дә таныш-белешләр аша гына белдек. „Без бит бертуганнар, ни өчен яшердең?“ — дип өзгәләндек шул чагында. Ул исә үзен һәрвакыттагыча тыныч тотты: „Борчылып бетәр идегез бугай“, — дип елмайды. Озаклап булмаса да, сөйләшеп торырга тырышабыз, көн саен энекәштән яхшы хәбәр көтәбез. Аннан нәрсә генә сорасаң да: „Минем бар да әйбәт“, — ди. Шулай була күрсен. Илнарның әлеге гамәле — безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Ул — безнең горурлык. Исән-сау күрешүләр насыйп булсын», — ди ул.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев