Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

«17 секунд»: үлем белән күзгә-күз очрашкан командир язмышы

Руслан Горбуновның язмышы сугыш китергән тирән яраларга карамастан, киләчәккә ышаныч, көрәш, үз Ватанының лаеклы, тугры улы булып кала алуы турында.

Апрель ае. Авылның мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм итү максатыннан «Без бергә» дип исемләнгән хәйрия концерты бара. Сәхнәдә башкарылган үзәк өзгеч җыр вакытында ирексездән карашым миннән ерак булмаган Гүзәлгә төште. Елый иде ул. Зал тулы тамашачы белән бергә аягүрә басып җыр тыңлаучы янәшәсендәге ире — Руслан Горбуновның да бите буйлап күз яшьләре тәгәрәгәнен күреп тетрәнеп куйдым. Әйе, ирләр дә елый шул...

Әлеге күз яшьләре — күңелләрне айкый торган моң, фронттан килгән көндәлек хәбәрләр өчен генә түгел икәнен яхшы аңлыйм. Русланның сугышчан язмышы, госпитальдә үткәргән газаплы айлары, операция өстәлендә кичергән әрнүләре, сугышчан дусларын югалту ачысы күз яшьләре булып ташый иде. Бүген сәхнәдән яңгыраган һәр сүзне әнә шулай тән һәм җан ярасы аша кичерә иде бу олы йөрәкле ир.

...Кешене эчәр суы йөртә, диләр. Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында туып-үскән Русланны да язмыш сукмагы олы юллар аша катлаулы һәм җаваплы сынауларны үтәр өчен Кукмарага китерә. Юкса, 17 яшеннән туган йортыннан чыгып китеп, Яр Чаллыда белем алган, армия хезмәтеннән соң шундагы милиция бүлекчәсенә биш куллап эшкә алынган егет бит ул! Әмма күрәчәк котылгысыз: тыныч кына заводта эшләп, кызлары Венера янына уллары Рүзәлне алып кайтып, тормыш акрын гына үз агымында барганда илдә махсус хәрби операция башлана. Мобилизация дулкыны Горбуновлар гаиләсенә дә беренчеләрдән булып килеп керә: 2022 елның октябрь аенда Русланга чакыру килә. Дөресрәге, үз аягы белән юллап ала ул аны. 

— Эшемдә идем. Зур Кукмара авыл җирлегеннән шалтыраттылар. «Сез өйдә юк икән, повестка калдырасы бар иде», — диде бер хатын-кыз. Ярар, эштән бер сәгать алданрак китәрмен, үзем кереп алырмын, дидем. Алдым, икенче көнне инде биштәремне җилкәмә элеп, Казанга юл тоттым, — дип сөйли Руслан. 

Үзе әйтмешли, повестка ала да, бер ярты ел чамасы яу кырында булганнан соң, ягъни Чечнядагы кебек нокталы позицияләрдәге дошманга каршы көрәшә дә, тиз генә кире әйләнеп кайтам дип уйлый ул. Әмма...

Бу урында аз гына тукталып, Руслан Горбуновның моңа кадәр булган хезмәт юлына да күз салып алыйк әле.

— Әти белән әни Мамадыштагы район кулланучылар системасында эшләде. Әни — хисапчы, әти — товаровед иде. Өй тулы шушы темага кагылышлы китап, укуга шуның кадәр сусаганмын, күрәмсең, аларның һәркайсын укып чыгып, алдагы тормышымны мин дә сәүдә өлкәсе белән бәйләргә ниятләдем. Әмма илдә үзгәртеп корулар башланды да, эшкә урнашуы авырайды. Ә Яр Чаллыдагы эчке эшләр идарәсе каршында басып торганда, анда эшләүче майор, шушы өлкәдәге көллият бетергәнемне белеп, урамга чыккан җиреннән мине җитәкләп диярлек үзе белән алып кереп китте, — ди ул. 

Русланга зур шәһәрнең ыгы-зыгылы тормышы ошамый. Тынычлык яраткан күңеленең авыл табигатенә тартылуы Кукмарага китерә, шунда ул милициягә — җинаятьләрне эзләү бүлегенә эшкә урнаша. Читтән торып институт тәмамлый, 2009 елда үзе теләп Чечняга командировкага бара, анда взвод командиры булып хезмәт итә. Кайткач гаилә корып җибәрә, гаиләне тагын да тулыландырып кызлары Венера туа. Һәм көннәрдән беркөнне милиция лейтенанты погоннарын салырга карар кыла. 

«12 мең хезмәт хакына гаиләне алып барып булмаячагын аңлагач, акчалырак эш эзләдем. Йорт салу өчен участок та алган идек бит инде, аны да җиткерергә кирәк иде», — дип ул чакларны искә алды Руслан. 

Нократ Аланындагы заводка гади эшче булып урнашкан Русланны ике атнадан мастер итеп куялар, ярты елдан хезмәтне саклау буенча инспектор итеп билгелиләр, озак та үтми кадрлар бүлегенә күчерәләр. Тыныч холыклы, тәртипле, сабыр, үз эшен биш бармагыдай белә. Эш урынында аны менә шулай дип бәялиләр. 

Шулай итеп, бөтен уңайлыклары булган, яңа, якты өйләрен җиткереп, анда 9-10 ай гына яшәп кала Руслан. Биштәрен иңенә асып чыгып киткәннән соң, берничә елга сузылган хәрби юлы башлана аның. Казандагы Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә бер төн кунгач, танк полигонына күчерәләр. Икенче көнне үк Руслан 28 кешедән торган взводка янә командир итеп билгеләнә, ә бер атнадан, өр-яңадан, бу юлы инде Россия Федерациясе Саклану министрлыгының лейтенант погоннары тагыла.

Октябрь, ноябрь, декабрь айлары әлеге полигонда бик җаваплы тактик күнегүләрдә катнашып, компас белән эшләргә, дрон белән идарә итәргә өйрәнеп уза. Егетләр командирның ни әйтергә теләгәнен инде күз карашыннан ук аңлый башлыйлар. 2023 елның яңа ел иртәсен алар юлда каршылый. Донецк Халык Республикасы территориясенә аяк басканда Мәскәү Кремленең курантлары нәкъ төнге сәгать 12не суга. 

— Әлеге республикага килеп кергәндә бөтен җирдә дары исе иде. Монда андый ис юк. Әлбәттә, беренче мәлдә биредә шуның кадәр җитди һәм катлаулы көрәш бара дип уйламадык та. Аннан инде аңлап алгач, ниндидер сәер курку хисе барлыкка килә. Юк, юк, үзеңнең курыкканыңны берничек тә күрсәтәсе түгел иде, ярамый! Русча итеп әйтсәм, хочешь не хочешь түзәргә кирәк. Чөнки сиңа — командирга карап башкалар да курка башлый. Әгәр дә синең көчсезлегеңне солдатлар сизә икән, ничек итеп аларны бер йодрыкка тупларга, алга өндәргә кирәк, ди?! — ди Руслан. 

Билгеле ки, биредә аларны беркем дә: «Килдегезме, егетләр?» — дип, бар нәрсәне әзерләп куеп, кочак җәеп каршы алмый. Беренче көнне ачык һавада төн куналар. Әлеге салкын гыйнвар иртәсе Русланның күңелендә гомерлеккә уелып кала: җир туңган, әче җил тәнне үтәли тишеп керә, солдатларының күшеккән куллары тәнне генә түгел, җанны да өшетә. Икенче көнне инде үзләре белән алып килгән көрәкләр, балталар эшкә җигелә, учак ягып җир казый башлыйлар. Дошман һөҗүмгә ташланса, блиндажда гына сакланып ята алмыйсың, окоп кирәк, аннан соң гына көнкүрешне кайгыртырга була. Ә алар взводына биеклеге 2 метр булган 3 чакрым озынлыкта окоплар казу бурычы куела. Һәм бу эшне 28 солдат тиз вакыт эчендә башкарырга тиеш!

— Без Угледар алдындагы рубежда идек. Дошман гаскәрләре атака ясыйлар, ә без алар алга үтмәсен дип саклыйбыз. Бу вакытта, ягъни солдатлар белән командалык иткән бер ел эчендә минем взводтан бер генә югалту да, бер генә яралану очрагы да булмады. Заводта хезмәтне сак­лау буенча эшләгәнем ярагандыр инде, — дип горурланып елмая Руслан. — Мин бик таләпчән идем шул, спиртлы эчемлекләр кулланырга рөхсәт итмәдем, снайпер утырырга мөмкин, аягүрә басканчы бөкрәеп йөрергә тырышыгыз, сакланыгыз дип гел кисәттем. Ачуланып та, кычкырып та алгалаган булды. 

...Зур Кукмара авылының тау итәгендә табигать һәйкәле булган матур урын бар: биредә үзлегеннән тишелеп нарат агачлары үсә. Күпләр йорт, каралты-кура җиткергәндә аларны кисми, ә шул килеш калдыра. Руслан да ишегалдына туры килгән берничә наратка тимәгән. Безнең сөйләшү дә киң колач белән үсеп килүче әлеге наратлар ышыгында үтте. Ә сөйләшкәндә күз карашым әледән әле аның аякларына, дөресрәге аягындагы тимер протезына төшә. Җайлап кына шәхси батырлыклары, аерым эпизодлар, казанышлары турында сорашсам да, Руслан бик тыйнак кеше буларак, аларны һаман читләтеп уза, күбрәк сугышчан дуслары турында сөйли. 

Ә мин беләм, аның солдат кителендә «Суворов», «Жуков», «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен», «Хәрби батырлык өчен», «Россия Федерациясен саклауга керткән өлеше өчен», «СВОда катнашучы» медальләре балкый. Бик төпченә торгач, берничә җөмлә белән генә кайбер медальләрнең кыскача гына тарихын белә алдым. 

— Соңгы медаль — «Суворов» ныкы бик кадерлесе. Чөнки шактый авырлык күрергә, күп тапкырлар миналы кырлар аша үтәргә туры килде. Ә «Батырлык өчен» һәм «Жуков» медальләрен Богатырь дигән зур авылны алганда катнашкан һәм без торган районны саклап калган өчен икесен берьюлы бирделәр. Бик куркыныч задание иде ул, гел ут астында булдык. Юк, аягымны анда югалтмадым, анысы башка очрак, — диде ул тыйнак кына.

...Ике ел да ун ай эчендә мотоукчылар гаскәрләре сафында Угледардан бик озын юл үтә өлкән лейтенант Руслан Горбунов. Запорожье янына кадәр барып җитә ул. Хатыны Гүзәлдән килгән беренче гуманитар ярдәм дә онытылмаган икән әле. Җирнең иң сазлы вакыты. Өй җылысын алып килгән, туган як исен саклаган бер тартманы берничә чакрым артка чыгып ала ул.

«Бер яктан бик сөендем, икенче яктан авыррак булды. Аяк асты бик пычрак вакыт иде ул. Азык-төлек ташый торган машина да ярты юлга кадәр генә килә. Ерак барасы, мина белән капланган басу-кырлар аша чыгасы...» — дип искә алды ул көннәрне Руслан.

Аннан соң ай саен гуманитар ярдәм килә башлый.

«Хәтерлим, Зур Кукмарадагы «Гараж» волонтерлар төркеме егетләре ясап җибәргән «буржуйка» миче җәй буе агач астында ятты. 2023 елның көз айларында, салкыннар башлангач, аны 3кә 3 метр итеп казып ясалган блиндажга куйдык. Бик уңайлы, тиз җылыта торган мич, файдасы зур булды. Ашарга урын юк иде, кухня кирәк-яракларын да шунда урнаштырдык. Өстәл кордык, утын бүкәннәре урындык ролен үтәде. Үзенә күрә штаб та: көзнең пыскак яңгырлары яуганда миңа кәгазь эшләрен җылыда башкарырга, язарга була. Урман посадкалары янәшәдә генә, утын җитәрлек, кисеп-ярып анысын үзебез әзерләдек. Аннан соң блиндаж шәмнәре килеп җитте. Көз, кыш буе мич безгә бик яхшы хезмәт итте. Шәм яндырганда корымы да блиндаж эченә таралмый иде аның, үзе җылыта, ә төтен-корымы мич эченә ябыша, һавага оча», — дип тасвирлады солдат бу айларны. 

— Руслан, син киткәндә улың Рүзәл кечкенә сабый гына иде, сагындыргандыр дип сорыйсы да юк. Йөрәгең өзгәләнгән чакта нишли идең? 

— Кеше алдында елап булмый бит, боегып, йолдызларга карап утырасың инде. Сагынасың, тынычлыкның, тормышның тагын да кадерен беләсең. Көн дә Аллаһы Тәгаләдән исән-сау балаларым, гаиләм янына кайтырга насыйп ит, дип сорый идем. Исән-имин кайтсам, якыннарыма бер авыр сүз әйтмәс идем, моңарчы әйткәнем булмаса да, рәхәтләнеп яшәр идем дип уйланасың. Мең шөкер, хәзер шулай яшим, — ди ул. 

Моңа кадәр гел саклау төркемендә булган якташыбыз 2024 елда икенче җиргә — штурмлау подразделениесенә күчерелә.

«Безнең гаскәрләр көннән-көн алга таба барганлыктан, штурм хәрәкәтләре өчен күбрәк кеше кирәк була башлады, — дип аңлатты ул бу гамәлне. — Мине тагын 28 кешелек взводка командир итеп билгеләделәр. Тора-бара курку хисе юкка чыкса да, борчылдым, чөнки мин бит хәрби кеше түгел, гади гражданин. Беркайчан да штурмлауда катнашканым булмады, сакладым гына. Ә монда 28 кеше өчен җаваплы булырга кирәк. 430нчы полкның эвакуацион төркеменә командалык эшен тапшырдылар. Яралылар арасында Татарстан егетләре дә бар иде, кукмаралыларны исә очратмадым». 

— Руслан, сугышчан дусларыңны югалтырга туры килдеме? 

Бу сорауны биргәч, әңгәмәдәшем сүзсез калды, тамагын кырып куйды, аз гына йөткереп алды һәм телефонына үрелде. Мин аңа шалтырату килде, шуларга җавап яза дип уйларга да өлгермәдем, Руслан телефон экранын миңа таба сузды. Ә анда: «Я всех друзей потерял!» дигән үзәк өзгеч сүзләр язылган иде. Бу турыда тел белән әйтерлек көч таба алмады Руслан... 

Махсус хәрби операциядә булган ике ел да ун ай эчендә Русланны барлык дошман ядрәләре, күктәге «тимер очкыч»лар урап уза. Шушы вакыт аралыгында бер тапкыр да яраланмый ул. Әмма 2025 елның 11 июнь иртәсе аның сәламәтлегенә гомерлек җәрәхәт ясый шул. 

— Бу турыда беркайчан да, беркемгә дә җәелеп китеп сөйләгәнем булмады, — дип сүзен башлады герой. — Үзебезгә бирелгән бурычларны безнең бригада үтәп бетереп, без инде Запорожьега керә идек. Кичтән берни дә сизелмәде, күңел дә алда ниләр буласын тоймады, ә төнлә менә шунда дошманнар утыра, аларны чистартырга кирәк дигән боерык килде. Мотоциклларга утырып, 10 кеше иртәнге сәгать 3 тә юлга кузгалдык. Таң аткан, бөтен җир якты иде инде. 8 чакрым юлны яхшы гына үттек, якынча тагын биш чакрым узасы бар иде әле. Ә каршыбызда танклар һәм башка төрле сугыш техникасы үтмәсен өчен казып куелган тирән котлован барлыкка килде. "Тимер очкыч«лар күренмәгән тыныч вакытта шуннан берәмтекләп мотоциклларны этеп чыгара башладык. Ике солдат техниканы этә, ә мин юл күрсәтәм. Чыгарган матайларны агач арасына яшерәбез. Инде соңгы мотоциклны күчерер өчен юл күрсәтәм дип берничә тапкыр узган таныш сукмактан йөгердем. Шул арада һавада тавыш ишетелде дә, аз гына кереп агачлар арасына постым. «Тимер очкыч» үтеп киткәч, егетләр янына әйләнеп кайтканда каһәр суккан минага бастым. Аңламадым да мин аны, ниндидер көчле булмаган шартлау гына ишетелде. Һавага якынча дүрт метр күтәрелеп, аркам белән җиргә төшкәч кенә аңга килдем. Бернинди дә авырту да тоймадым. Мөгаен, шок хәлендә булганмындыр. Уң аягыма юньләп карамаска тырышам, шулай булса да ниндидер итле кисәкләр эленеп, берничә бармагым асылынып торганлыгын күреп алдым, ә табаным юк иде. Каным күп акканмы, юкмы икәненә дә игътибар итмәдем. Күңелгә бу урыннан ничек тә булса китәргә дигән уй килде. Күрә торып үләсе килми бит. Алга барудан мәгънә юк, аяксыз килеш мин инде берничек тә булыша алмаячакмын, ә кайту өчен эндуро мотоциклында 8 чакрым юл үтәргә кирәк. Егетләргә кычкырдым, икесе тиз генә килеп аякны бәйләргә тотынды. Кесәдән бер жгутны чыгардым, бәйли башладылар — өзелде, икенчесен бирдем, анысы да өзелде (мөгаен, озак йөреп тузып, искереп та киткәннәрдер). Ә күңелдә «17 секунд!» дигән уй бөтерелә. Мин инде борчыла башладым, калтыратырга ук тотынды. Чөнки беләм, Экспода вакытта командир буларак медицина хезмәткәрләре белән берлектә үзебезнең егетләрне аяк-кул өзелгән очракта 17 секунд эчендә жгут салырга кирәк, югыйсә, кан югалтудан кеше шунда ук үлә дип медицина дәресләрендә өйрәтә идек. Ниһаять, нәтиҗәдә аякны кесәдәге запас турникет белән кысып, борып бәйләп куя алдылар. Авыртуым, куркуым көчле булса да, җиңел суладым. Димәк, мин әле яшим! Егетләрнең берсе командирга яралануым турында хәбәр итте. Телефоннан: «Әйдә, алып чык!» — дигән команда килүгә 20 яшьлек сугышчым Евгений мотоциклга утыртып алып китте. Аркасыннан ныгытып кочакладым. Мин авыртуны баса торган бернинди дә укол кадамадым, чөнки башым «җиңеләеп» китеп юлда берәр хәл булмагае, аннан соң солдат мине ничек итеп алып чыгар дип курыктым. Түмгәкләр өстеннән үткәндә роза гөле кебек «чәчәк аткан» аягым җиргә бәрелеп китә, яисә өзелгән урыны белән китереп басам да, авыртуына түзә алмыйча, үзеннән-үзем кычкырам. Евгений бар көченә мотоциклны куа, минем кычкырганны ишетеп, туктыйммы дип тә сораша. Ничек булса да түздем, туктарга кушмадым. Евгений 8 чакрым араны үтеп, беренче медицина персоналына кадәр алып чыкты. Укол кадагач, авыртуы аз гына кимеде, тагын биш чакрым юлны үтеп — тынычрак җиргә киттек. Анда икенче медбрат каршы алып, ярамны бәйләде дә, кулыма аучы мылтыгы тоттырды, ә үзе Нива машинасына утыртып Волновахага алып китте. «Нык бул, командир, синең өчен махсус хәрби операция төгәлләнде инде», — диде Евгений саубуллашканда. Бик кызганыч, Евгенийның бер атнадан пассажир белән юлда мотоциклда барганда артыннан «тимер очкыч» килеп һәлак булганлыгы турында кайгылы хәбәрне ишетеп тетрәнгәнемне сөйләп кенә аңлата торган түгел, — дип авыр истәлекләре белән уртаклашты батыр командир. 

Волновахада Русланның аягының кроссовки киелә торган өлешенә кадәр урынын кисәләр. Аннан соң Ростов, Чита госпитальләрендә ята ул, тагын бер операция кичерә. Әмма ярасы төзәлми. Өченчесен Казанда ясыйлар, аякның бераз урыны тагын киселә.

«Һәркайда да медицина персоналлары үз эшенә җаваплы карап, бик игътибарлы булдылар. Әмма мин Казан табибларына аеруча рәхмәтле. Үзем дә көтмәгән идем, биредә операция ясап, ике атна узуга, ярам төзәлде. Узган елның 1 декабрендә беренче протезымны киеп, әкренләп аякка бастым. Көн саен протезны кич белән салам, киселгән өлешне юам, киптерәм, төрле мазьлар белән сылап куям. Әйе, „фантом“ авыруы миндә дә бар. Булмаган табан асты кычытып интектерә, кайчакта авырта башлый. Инде берничә протез алыштырдым, чөнки аяк нечкәрә башлый да, яңаны алырга туры килә» — дип сөйли Руслан. 

Гүзәлнең туган көне — 10 июнь, ә 11 июньдә, иртәнге сәгать 5тә Руслан шушы куркыныч хәлгә тарый. Гүзәл бу көнне бию түгәрәгенә йөрүче кызы белән Мәскәү шәһәрендә үткәрелүче конкурска китәргә тиеш була. Хатынына шалтыратып аны борчымый, тынычлап йөрсеннәр, ял итсеннәр, ди. Биш көннән соң, коллектив Кукмарага кайтып, гаиләсе үзләре яшәгән урамга кергәч кенә әйтә ул. Әлбәттә, хатыны шунда ук Ростов шәһәренә килергә атлыга. Бик тә нечкә күңелле Гүзәле госпитальдәге хәлләрне күреп, тагын да үз-үзен бетерер дип, Руслан бирегә беркемне дә кертмиләр дип алдарга мәҗбүр була. Чита шәһәренә күчерелгәч тә хатынының киләсен белгәч, биредә карантин дип ялганлый.

«Күп кан югалтудан һәм операциядән соң ябыктым, йончылдым, кыяфәтем дә күңелсез иде, Гүзәлнең күзенә андый рәвештә күренәсем килмәде», — ди Руслан.

Соклангыч, никадәр мәрхәмәтле, кайгыртучан йөрәк тибә бу ир-егеттә! Үз хәле кыл өстендә булганда да, кадерле хатынын кайгыртып, аңа авырлык китермәскә тырыша ул. Махсус хәрби операциядә күргәннәре шундый ныклы характерлы иткәнме бу олы йөрәкле ирне, тәрбия шундый булганмы, гаиләсенә булган олы мәхәббәт хакына сабырлыкны алгы планга куеп тән яраларын җиңә алганмы?! Ни генә булмасын, батыр ир Руслан Горбунов һәркемгә рәхмәтле. Ватанны ярату, батырлык, туган иле белән горурлану хисләре аның канына кечкенәдән сеңгән. Әңгәмәбез барышында мин әнә шуңа тагын бер кат инандым.

Руслан Горбуновның бүгенге көндә дә тынычлап ятканы юк, аның хәзер тагын бер «эше» артты. Аны зур хөрмәт һәм ихтирам белән районыбызның җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләделәр. 

— Кукмарадан шактый ерак авылда яшәүче бер үсмер мотоцикл йөртергә хокукы булмаган килеш рульгә утыра һәм авыл урамында тәртип сакчылары кулына эләгә. Ә әтисе таныш кеше булып чыкты, заводта бергә эшләдек, — дип елмая Руслан. — Тырыш, тәртипле гаилә. Хәзер һәрдаим шалтыратып улының хәлен белешеп торам. «Абзар тулы мал-туар, печән әзерли, чүп утый, тәртипсезләнеп йөрергә аның вакыты юк», — ди әтисе. Шушы очрактан соң егет «акыл алгандыр» дип ышанам.

Русланның тагын бер батырлыгын әйтмичә булмый. Протез киеп ике ай үтүгә ул машинасын йөртә башлый. Иң элек өй каршындагы кардан чистартылган мәйданда алга, артка йөреп карый, протезының бу очракта ничек тотылышын өйрәнә. Икенче көнне инде юлга чыга.

«Газга басканда двигатель тавышын ишетер өчен машинага магнитофон куйдырмадым. Йөргәндә спидометрга карап тизлекне чамалыйм, двигательне тыңлап барам. Инде әниләрнең хәлен белергә дә, Яр Чаллыдагы туганнарга да барып кайттык», — диде ул елмаеп. 

Август аенда 46 яшен каршы алучы Руслан Горбунов Зур Кукмарадагы «Гараж» волонтерлар төркеменең активисты да әле ул. Солдатлар өчен үлән чәйләре ясарга, чәк-чәк пешерергә, маскировка челтәрләре үрергә бик теләп килә.

«Бик яратып булышам, беренчедән, кеше арасында булу ошый, өйдә ябылып ятмыйм, икенче яктан, фронтта калган егетләргә аз булса да ярдәмем тия. „Гараж“ волонтерлар төркеменә, авыл егетләренә, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевка, „Урал“ җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахмановка мин үзем дә бик рәхмәтле. Госпитальдән кайтканда, Казанга кадәр килеп, Илдар Садретдинов белән Руслан Нәбиевлар каршы алдылар. Көнкүрештә нинди генә сорау туа калса да, алар бар эшләрен читкә куеп, безгә ярдәмгә ашыктылар, — ди ул. — Юк, юк, мин һич кенә дә үземне геройга санамыйм. Кулымнан килгәнчә, булдыра алганча илебезне сакларга тырыштым. Хәтта шулай дип әйтсәләр, бик уңайсызланам да әле. Чөнки, минем кебекләр бик күп. Егетләребез һаман да алгы позицияләрдә, ә мин монда өйдә — тәмле ашыйм, тынычлап йоклыйм. Ә алга таба планнарым зур: көзгә кадәр хуҗалыкта бара торган төзелеш эшләрен төгәллисе иде, аннан соң элеккеге эшемә кире кайтырга уйлыйм. Директор берничә тапкыр шалтыратып хәлемне белде, эшкә чакырды. Балаларны үстерәсе, кеше итәсе бар. Ә болай тормышның һәм мизгеленә, һәр минутына шатланып яшисе дә яшисе әле... Дөньялар тизрәк тынычланып, яу кырындагы һәр сугышчы җиңү белән туган җиренә әйләнеп кайтсын. Иманым камил, дошман тар-мар ителәчәк һәм Җиңү безнең якта булачак!» — дип сүзен тәмамлады батыр әңгәмәдәшем.

Руслан Горбунов — тез чүкмәгән, сынмаган каһарманлык мисалы ул. Аның язмышы сугыш китергән тирән яраларга карамастан, киләчәккә ышаныч, көрәш, үз Ватанының лаеклы, тугры улы булып кала алуы турында. Андыйлар бар икән, илебезнең рухы сындырылмас. Әгәр бүген Ватан аны янә чакырса, ике дә уйламыйча хәрби комиссариат ишеген ачып керер идем, ди ул. Әлбәттә, көчле рухлы якташыбыз ил сагына басып, фронтта автомат тотып сугыша алмас. Ләкин ул ир-ат бурычын башкача үти: госпитальләрдә яралылар янына барырга, яшь солдатларга психологик ярдәм күрсәтергә, тылда гуманитар миссиядә катнашырга ярдәм итә ала. Ә аның кебекләр — ут эченнән кайткан Геройларның сүзе снарядлардан да көчлерәк.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев