Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Зур Сәрдектә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр(+фото)

6-ноябрь көнне Зур Сәрдек мәдәният йортында "Игенче" хуҗалыгында хезмәт куючы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен зур бәйрәм оештырылды.Алдынгылар сәхнәгә күтәрелеп җитәкче Айнур Гәрәев кулыннан зур бүләкләр алдылар. Җирлек башлыгы Фәнис Фәттахов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевларның котлауларына ялганган үзешчән артистларның матур чыгышлары тамашачының күңеленә хуш килде.Авылдашларның балаларына, спортта һәм мәдәнияттә ирешкән...

6-ноябрь көнне Зур Сәрдек мәдәният йортында "Игенче" хуҗалыгында хезмәт куючы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен зур бәйрәм оештырылды.Алдынгылар сәхнәгә күтәрелеп җитәкче Айнур Гәрәев кулыннан зур бүләкләр алдылар. Җирлек башлыгы Фәнис Фәттахов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевларның котлауларына ялганган үзешчән артистларның матур чыгышлары тамашачының күңеленә хуш килде.Авылдашларның балаларына, спортта һәм мәдәнияттә ирешкән уңышлары өчен, махсус дипломнар тапшырылды."Әкият" балалар бакчасына йөрүчеләрнең әти-әниләре үз куллары белән ясаган "Алтын көз хикмәтләре" экспозициясенең презентациясе күрсәтелде.Авылда яшәүчеләрнең һөнәри осталыкларын, хуҗалыкның уңышларын үз эченә алган бу бәйрәмдә бар да рәхәтләнеп ял итте, дип хәбә итә "Наш Кукмор" сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев