Тәҗрибә уртаклашу мәйданы: Кукмара районында авыл хуҗалыгы семинары узды
Бүгенге көндә «Урал» җәмгыяте райондагы иң тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларның берсе санала.
Районда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышланган чираттагы семинар «Урал» җәмгыяте базасында узды. Анда район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре, агрономнар, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Семинар барышында сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү, басулардагы культураларның торышын бәяләү, заманча технологияләр кулланып авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Семинар «Урал» җәмгыятенең көзге рапс һәм арпа басуларында башланып китте. Әлеге хуҗалык рапс үстерү буенча шактый саллы гына тәҗрибә туплап килә. Моңа кадәр бу культураның язгы сортлары белән эшләгән булсалар, үткән ел аны көздән чәчеп карарга булганнар. Чарада катнашучылар игеннәрнең торышы белән таныштылар, агротехнологик чараларның нәтиҗәлелеген бәяләделәр.

Белгечләр сүзләренә караганда, рапс шактый игътибар һәм төгәл технологияләр таләп итә торган культура булып санала. Аны уңышлы үстерү өчен чәчү вакытларын дөрес билгеләү, үсемлекләрне вакытында тукландыру һәм саклау чараларын башкару мөһим. Әмма барлык хезмәт чыгымнары үзен аклый, чөнки рапсның рентабельлелеге күп кенә традицион бөртекле культураларга караганда югарырак.
Семинарда катнашкан район башлыгы Сергей Димитриев та бу юнәлешнең перспективалы булуын ассызыклады.
— Бу — киләчәге зур булган, табыш китерә торган культура. Шуңа күрә ураллыларның тәҗрибәсен башка хуҗалыклар да өйрәнә ала. Алар туплаган тәҗрибә һәм эш алымнары күпләр өчен үрнәк булып тора. Кукмара районы һәрвакыт үсешкә омтыла, яңалыкларга ачык булып кала. Авыл хуҗалыгы тармагында да нәтиҗәләрне анализларга һәм һәрвакыт алга таба хәрәкәт итәргә кирәк, — дип билгеләп үтте ул.
.jpg)
Бүгенге көндә «Урал» җәмгыяте райондагы иң тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларның берсе санала. Хуҗалык карамагында барлыгы 6089 гектар сөрүлек җир бар. Шуның якынча 800 гектары техник культуралар өчен бүленгән. Биредә көзге һәм язгы рапс, соя, фацелия үстерелә. Моннан тыш, 2530 гектарда — бөртеклеләр, ә 2428 гектар мәйдан азык культуралары игелә.
Җәмгыять җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов сүзләренә караганда, хуҗалыкта кыр эшләре берсе артыннан икенчесе оешкан төстә дәвам итә, бүген бөтен көч терлек азыгы хәзерләүгә юнәлтелгән. Моннан тыш, үсемлекләрне яфрактан өстәмә тукландыралар, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртәләр.
— Безнең күпьеллык үлән басуларының мәйданы 900 гектар тәшкил итә. Быел аларның беренче катыннан тулысынча сенаж әзерләргә ниятлибез. Узган атнада люцернаны ега башладык. Иң элек яшь, бер-ике еллык басуларны чабабыз, чөнки алар тизрәк үсеп җитте һәм инде бөреләнә башлады. Сенаж өчен масса бик яхшы кайта. Һава шартлары уңай булса, 10-12 көн эчендә беренче чабымны тулысынча тәмамларга өметләнәбез. Печәннәрне җыеп алганнан соң, 235 гектар мәйдәнда 5-6 еллык күпьеллык үлән басуларын сукалап, көзге чәчүгә әзерләп куябыз, — диде ул.

Болардан тыш, азык культураларыннан хуҗалыкта 970 гектар мәйданда кукуруз чәчелгән. Шуның 250 гектарын орлык өчен сугарга планлаштырсалар, калган мәйданнардагы уңыш силос салу өчен файдаланылачак.
Семинарның икенче өлеше Өлге авылындагы ындыр табагында дәвам итте. Биредә соңгы елларда киң колачлы модернизация үткәрелгән. Иске биналар урынына заманча орлык склады төзелгән, югары җитештерүчәнлеккә ия булган орлык киптерү комплексы урнаштырылган. Шулай ук җылытыла торган гараж тулысынча реконструкцияләнгән, элекке мал тораклары склад биналары итеп үзгәртелгән.

Хуҗалык территориясенә аяк басу белән үк күзгә ташланган нәрсә — тәртип һәм чисталык. «Урал» җәмгыяте мисалында күренгәнчә, яңалыклардан курыкмыйча эшләү, төгәл планлаштыру һәм нәтиҗәле идарә итү авыл хуҗалыгы предприятиеләренә тотрыклы үсешкә ирешергә мөмкинлек бирә.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев