Автор автор яңалыклары
-
Татарстанда балаларга өстәмә белем бирү үзәкләрен модернизацияләүгә 250 млн тотыла
Республикада балаларга өстәмә белем бирүче лицензияле 509 оешма бар.
-
Якташыбыз Фәнүзә Кадыйрова Пхенчхан шәһәрендә Олимпия уеннарында катнаша
9-25 февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары уза.
-
Березнякта әдәби-музыкаль кичә була
Березняк авылы китапханәсендә 21 февраль көнне 9.00 сәгатьттә Аман-Оштырма авылында туып-үскән якташ шагыйребез Рәниф Шәриповның иҗатына багышланган "Чокырчаның моңлы улы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Чарада әдипнең шигырьләре, әсәрләре яңгыраячак, китап күргәзмәсе оештырылачак, экранда олуг язучыбызның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәтеләчәк. Әдәбият сөючеләрне, Рәниф Шәриповның әсәрләрен яратып укучыларны,...
-
Фото: Кукмара районында “Калина” һәм унынчы модельле “Лада” машиналары бәрелешкән
Зыян күргән ике кеше Нократ Аланы дәваханәсенә озатылган.
-
Кукмарада “Кукмара чаңгысы – 2018” массакүләм чаңгы ярышлары узачак
10 февральдә "Кукмара" чаңгы базасында "Кукмара чаңгысы -2018" үткәрелә. Теркәлү 9.00 сәгатьтә башлана. Ярышка рәхим итегез.
-
Россиядә җәйге вакытны кайтарырга тәкъдим итәләр
Галимнәр фикеренчә, җәйге вакыт бетерелү сәбәпле, ел саен кешеләр көндезге 200 сәгатьне югалта.
-
“ДОБРОПЕК” пекарнясынында сатып алучы һәрвакыт хаклы
9 февральдә сәгать 11.00дә Нур Баян урамы 42нче йорт адресы буенча тантаналы рәвештә "ДОБРОПЕК" пекарнясы ачылачак. Бәйрәм барышында конкурслар, викторина, музыка һәм призлар булачак. Безнең компаниябез "ДОБРОПЕК" дип атала. Әлеге исем инде XVIII гасыр ахырында ук, тәмле ризыклар пешереп, кешеләргә шул ризыклары аша игелек таратучы икмәк пешерүче белән бәйле. Ул...
-
Фото: Каенсар һәм Ядегәр авыл җирлекләрендә халык җыеннары булды
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Каенсар һәм Ядегәр авыл җирлекләрендә үтте.
-
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде
Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә.
-
Якташыбызга "ТР атказанган машина төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде"
Эшләп чыгарылган продукциянең сыйфатын яхшыртудагы һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итүдәге казанышлары өчен "Кукмара металл савыт-сабалар заводы" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Заһидуллин Азат Ясәви улына "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Машина йөртү таныклыгынын алыштырганда экзамен бирәсеме? (сорау-җавап)
Машина йөртү таныклыгының куллану вакыты чыккач, аны алыштырганда имтихан бирергә кирәк булачак дигән сүзләр йөри. Бу дөресме икән, әлеге сорауга җавап бирсәгез иде. Райнур, Кукмара Әлеге сорауга ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов җавап бирә: -Машина йөртү таныклыгы ун елга бирелә. Аның куллану вакыты чыгар алдыннан, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итеп, тикшеренү...
-
Кукмара районында 30 яшүсмер балигъ булмаганнарның эше буенча бүлектә исәптә тора
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев:
-
Компьютер серләренә өйрәндек
Районның пенсия фонды яңа ел алдыннан өлкәннәргә зур бүләк ясады: компьютерда эшләргә өйрәтү буенча укулар оештырды. Дәресләр гимназиядә булып, сабыр, тыныч холыклы остазыбыз Гөлназ Шакирова безне компьютер серләренә өйрәтте. Аның ярдәме белән "файл-маеллар"га кереп чумдык. Арабызда сигезенче дистәне ваклый башлаганнар да бар иде, әмма зур үҗәтлек белән курсларны тәмамлап чыктык....
-
Онкологка бүлмә кайчан була? (сорау-җавап)
Кызганыч, районыбызда онкологик чир белән исәптә торучылар бик күп. Бу атнада үзем дә үзәк дәваханәгә онкологка күренергә барган идем, бик борчылып кайттым. Онколог Камил Абдулганиевны поликлиника коридорындагы пыяла белән генә бүлеп куйган җыештыручылар бүлмәсенә күчергәннәр. Без, онкологик авырулар, болай да читенсенеп кенә, танышлар очрамаса ярар иде дип, кеше күзенә күренәсе...
-
2018 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды
2018 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды. 31 мартка кадәр "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына узган елгы бәядән - 660 сумнан язылырга мөмкин. Ә аннан соң, почта чыгымнары арту сәбәпле, подписка бәясенең артуы көтелә.