Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Кукмара районында “Калина” һәм унынчы модельле “Лада” машиналары бәрелешкән

Зыян күргән ике кеше Нократ Аланы дәваханәсенә озатылган.

7 февраль көнне 7.00 сәгатьтә Кукмара-Малмыж юлының 311нче чакрымында (Чуллы авылы янында) юл-транспорт һәлакәте булган. ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, "Калина" машинасы йөртүчесе алдагы машинаны узып китү өчен каршы як юлга чыга һәм каршыга килүче унынчы модельле "Лада" машинасы белән бәрелешә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, "унлы" машинасының ике пассажиры зыян күрә һәм Нократ Аланы дәваханәсенә озатыла.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев