Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пособие исәпләүдә үзгәрешләр хакында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева аңлатма бирә

26 сентябрьдән балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләүгә үзгәрешләр кертелде. Шул хакта аңлатуын сорап, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевага мөрәҗәгать иттек. -Балага айлык пособие керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә бирелә, - диде ул әңгәмәбездә. - Бүгенге көндә яшәү минимумы 8141...

26 сентябрьдән балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләүгә үзгәрешләр кертелде. Шул хакта аңлатуын сорап, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевага мөрәҗәгать иттек.

-Балага айлык пособие керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә бирелә, - диде ул әңгәмәбездә. - Бүгенге көндә яшәү минимумы 8141 сум тәшкил итә. Пособиенең күләме - бер айга 281, ә ялгыз аналарга - 745 сум. Әлеге үзгәрешләр районның 1338ләп гаиләсенә кагыла. Бүгенге көндә пособиене 2474 бала ала. Исәпләүдәге үзгәрешләр исә исәпкә алына торган керемнәрнең чорына кагыла. Элегрәк пособие билгеләгәндә гаиләнең мөрәҗәгать итү вакытына кадәрге соңгы 3 айдагы кереме исәпкә алынса, хәзер мөрәҗәгать итүчеләргә ярты елгы, ягъни соңгы 6 календарь айдагы керемнәре турында документлар алып килергә туры киләчәк. Ә шәхси эшмәкәр салым инспекциясенә бирә торган документларда керем һәм чыгымнарын нульләрдә күрсәтә икән, аның уртак кеременә керемнең шартлы күләме дә кертелә. Ул муниципаль район буенча җан башына туры килә торган акчалата керем күләменә тигез. Безнең очракта ул 13082 сум 90 тиен тәшкил итә.

-Үзгәрешләрдә алиментлардан килгән керемне исәпкә алу турында да сүз бар. Элеккеге ир белән хатын арасында алиментлар түләү турында килешү яисә аларны түләттерү турында суд карары булмаса, нишләргә?

-Ул чагында уртак керем составына алиментларның шартлы күләме кертелә. Ул баланың республикада кабул ителгән яшәү минимумы күләменә җиткерелә. Бүгенге көндә Татарстанда алиментларның шартлы күләмен билгеләгәндә исәпкә алына торган яшәү минимумы бер балага 8097 сум тәшкил итә.

-Бала пособиесе түләүне нинди сәбәп аркасында туктатып торырга яки бетерергә мөмкиннәр?

-Балага айлык пособие түләү гариза бирүченең, баланың үлеме, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү яки хокукларыннан чикләү, баланы опекага тапшыру, баланың 18 яшькә кадәр никахка кереп, балигълык алуы, гариза бирүче һәм аның гаиләсе яшәү урынын алмаштыруы сәбәпле дә туктатылырга мөмкин.

Шушы уңайдан тулырак мәгълүматлар алу өчен безнең бүлекчәгә 2-76-11, 2-83-94, 2-61-09 телефоннары аша шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Уңайлылык һәм вакытны янга калдыру өчен пособиегә документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша да юлларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев