Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ландыш Габдрахманова: «Соңгы яза башлаган шигырем үземә үлемтекләр әзерләвем турында»

"Ни хәлләрегез бар?" дигән сәхифә кысаларында шагыйрә Ландыш Габдрахманованың хәлләрен белештек. - "Идел" журналының октябрь саны минем шигырьләрем белән ачыла. Шуңа сөенеп утырган мизгелләрем... Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, М.Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил абый Зәйдулланың иҗатым турындагы фикере дә монда урын алган. Бу минем өчен зур...

"Ни хәлләрегез бар?" дигән сәхифә кысаларында шагыйрә Ландыш Габдрахманованың хәлләрен белештек.

- "Идел" журналының октябрь саны минем шигырьләрем белән ачыла. Шуңа сөенеп утырган мизгелләрем... Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, М.Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил абый Зәйдулланың иҗатым турындагы фикере дә монда урын алган. Бу минем өчен зур мәртәбә. Ниһаять, шигырьләремне туплап, Татарстан китап нәшриятына илтеп тапшырдым. Шигырьләр җыентыгым дөнья күрә икән - ул минем өчен генә түгел, мине яратып укучылар өчен дә зур бүләк булыр дип уйлыйм.
 
- Соңгы язган шигырегездән өзек китереп үтә алмассызмы икән:
 
"Ут, диеп ялгышма!
Күзләргә ягылган,
Йөзләрдә чагылган ул бары-
Яндырган күперләр яктысы!
Син тыңла! Син аңла! Чамала!
Сүрелсен өметең чаткысы! "
- Диясе урында...
Нигә, дип, мин биим, аңышмый,
Саташкан көзләрең учында?
Нигә соң мин көләм бу кадәр
Шашынган бер исәр шикелле?
Кып-кызыл миләшләр татлыдыр...
Бозларын эретү икеле...
Ышыкла, арала нахактан.
Көч алыйм тылсымлы җылыңнан. ...
Үзем дә аңламый түгеләм
Сап-сары өрәңге җырыннан...
 
- Ел ярым эчендә әниемне, ике бертуган сеңелемнең 15 яшьлек улын, бертуган сеңелемнең ике айлык сабыен югалттык... Бу кайгылар мине айнытып җибәрде. Үлем турында ешрак уйлана башладым. Соңгы яза башлаган шигырем дә үземә үлемтекләр әзерләвем турында...
Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев