Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче Дания Сәфәрова - “тәмле” һөнәр иясе

Пешекче - бик авыр һәм күп хезмәт сорый торган һөнәр. Көнозын аягүрә йөрергә, күп вакытыңны кайнар плитә артында үткәрергә туры килә. Әле эш көнең тәмамланып өйгә кайткач та, тагын шул мәшәкатьләр көтеп тора. "Глобус" җәмгыятендә (элеккеге җәмәгать туклануы предприятиесе) пешекче булып эшләүче Дания апа Сәфәрова исә әлеге һөнәрне сайлавына һич...

Пешекче - бик авыр һәм күп хезмәт сорый торган һөнәр. Көнозын аягүрә йөрергә, күп вакытыңны кайнар плитә артында үткәрергә туры килә. Әле эш көнең тәмамланып өйгә кайткач та, тагын шул мәшәкатьләр көтеп тора. "Глобус" җәмгыятендә (элеккеге җәмәгать туклануы предприятиесе) пешекче булып эшләүче Дания апа Сәфәрова исә әлеге һөнәрне сайлавына һич кенә дә үкенми, киресенчә, язмышына рәхмәтле ул.

-Яшьлек хыялым тегүче булу иде. Әтинең абыйсының кызы килде дә: "Үзем укыган җиргә алып барам мин сине", - дип, барлык уй-фикерләремне үзгәртте дә куйды. Шулай итеп, бер кичтә язмышым хәл ителде, һәм мин аңа бүгенгәчә рәхмәтле, - дип башлады сүзен утыз ел гомерен пешекче һөнәренә багышлаган Дания апа.

Ике ел һөнәри техник училищеда белем алганнан соң, егерме яшьлек кыз җәмәгать туклануы предприятиесенең бусагасын атлап керә һәм шул көннән бирле хезмәтенә, әлеге оешмага тугры булып кала. Әлеге вакыт аралыгында кемнәр белән генә эшләргә, кемнәрне генә үзенең тәмле ашлары белән сыйларга туры килмәгән аңа...

-Яшь кешегә эш башлавы беркайда да җиңел түгел. Минем янымда исә киңәшләре, тәкъдимнәре белән юл күрсәтүче Рәсимә Насыйбуллина булды. Бик җайлы кеше, рәхмәт аңа. Әле дә күрешсәк, юлда очрашсак та, сөйләшеп сүзләребез бетми, - ди пешекче, эшкә керешкән вакытларын искә алып. - Хәзерге коллектив та бик әйбәт безнең. Барлык эшне бергәләп башкарабыз. Беребез белмәгәнне икенчебез өйрәтә. Директорыбыз да безнең белән бергә аш бүлмәсендә кайнаша.

-Диния (дуслары аңа шулай эндәшә. -авт.), төрле цехларда эшләп, зур тәҗрибә туплаган хезмәткәр. Шуңа күрә нинди генә чара үткәрелсә, нинди генә кунаклар килсә дә, мин аш-су әзерләүне аңа ышанып тапшыра алам, - ди "Глобус" җәмгыяте директоры Рузалия апа Хәйруллина. - Аның белән эшләве бик рәхәт. Ул бик сабыр, тыйнак ханым. Сүзен уйлап кына сөйләшә. Эшкә яшьләр килсә дә, аларга җайлап кына аңлата. Шуңа күрә без аны бик хөрмәт итәбез.

Пешекче һөнәренең үзенчәлеге шунда: аларның хезмәтләре һәрвакыт халык хозурында. Алар әзерләгән ашларны яратып, тәмләп ашыйлар икән, шуннан да зуррак мактау була алмый. Ә әлеге оста пешекченең яратып әзерли һәм үзе тәмләп ашый торган ризыгы алма пирогы икән.

-Өйдәгеләрнең берсенең дә әлеге ризыкка исләре китми, шуңа күрә бары тик үзем өчен генә пешерәм аны, ә калганнарга өчпочмак, бәрәңге дучмагы, чебурек яки башканы әзерлим, - диде ул.

Дания апа тормыш иптәше белән өч балага гомер биргәннәр. Ире, ике улы да аш-суга оста икән. "Мин кайтуга ашарга пешереп куялар. Ир-ат кулы тигән ризык аеруча тәмле була", - дигән фикердә ул. Ә менә кызына тегү-чигү эшләре якынрак икән. Шулай шул, хезмәткә кул гына түгел, күңел дә ятуы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев