Кәчимир авылында туып, хәзерге көндә Кукмарада яшәүче Шәрәфиева Люция Гали кызының 15 гыйнварда 70 яшьлек олы юбилее.
Газиз кешебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр юллыйбыз. Алдагы көннәреңдә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның ихтирамын тоеп, пар канатың Рәис белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итүеңне телибез.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың, туганнарың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев