Кукмарада яшәүче Гарифуллина Әлфинур Рамил кызының туган көне!
Кукмарада яшәүче Гарифуллина Әлфинур Рамил кызының 23 сентябрьдә туган көне – гомер бәйрәме булып узды.
Кадерле әниебез, әбиебез. Сине чын күңелдән 65 яшьлек күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, безгә терәк булып яшәвеңне телибез. Төпле киңәшләрең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен зур рәхмәт сиңа.
Син бит, әни, яшәешнең яме,
Безнең өчен олы бер терәк.
Тыныч яшә берүк, исән-сау бул,
Син бит әле безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленең, киявең, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев