Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Галимуллина Зөлфия Марсиль кызыны туган көне һәм Укытучылар көне белән котлыйбыз!

06 октября 2018, 10:38

691

0

0

Хөрмәтле кызыбыз, алтын баганабыз,  Галимуллина Зөлфия Марсиль кызы! Сине туган көнең һәм һөнәри бәйрәмең – Укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Дөньялар никадәр генә четерекле булмасын, син үзең сайлаган һөнәрең – татар теле укытучысы дигән мактаулы исемне горур йөртәсең, шул ук вакытта тыйнак булып, милләтебезгә, туган татар телебезгә армый-талмый хезмәт итәсең. Алга таба да шушылай милләт эшенә тугрылыклы булып кал. Шәхси тормышыңда һәм эшеңдә гел уңышлар гына елмайсын. 

Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сина һәрчакта.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын һәрчак синең күңелең,
Без калабыз шушы теләктә.

Сине яратып якын туганнарың, әти-әниең.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP