Күкшел авылында яшәүче Садикова Рәсүлә Сәмигулла кызын юбилее белән котлыйбыз!

Күкшел авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле кешебез Садикова Рәсүлә Сәмигулла кызының 12 июньдә 50 яшьлек юбилее.
Әниебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Тормышның алдагы көннәрендә дә кайгы-хәсрәт күрмичә, авыруларга бирешмичә, Аллаһы Тәгалә насыйп кылган һәр туачак таңга сөенеп, алдагы көннәреңдә әтиебез белән тигезлектә, муллыкта, шатлыкта яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер балаңның.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Габделнур, улларың Ленар-Гөлия, Нуршат-Гөлчәчәк, оныкларың Данил, Илмир, Динә, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев