Ганиев Гайнулла Галим улының 5 майда гомер бәйрәме – 75 яшьлек юбилее

Балыклы авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабаебыз Ганиев Гайнулла Галим улының 5 майда гомер бәйрәме - 75 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине туган көнең белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк бастырганыгыз, яратып-сөеп, кайгыртып яшәгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, таянычыбыз, ышанычыбыз. Сиңа алдагы көннәреңдә аяз күк йөзе, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлык- куанычта гына үтсен.
Шулай ук быел әти белән әниебезнең бергә тормыш корып яшәүләренә 50 ел!
Кадерлеләребез! Сезне чын йөрәктән Алтын туегыз белән тәбриклибез. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә куаныч, терәк булып, озын, бәхетле гомер итегез.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаныгыз.
Кочак-кочак бетмәс куанычлар
Төяп килсен туар таңыгыз!
Иң изге теләкләр белән сезне яратып барлык балаларыгыз, килен-кияүләрегез һәм оныкларыгыз.
Нет комментариев