Кукмарада яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез Нургалиев Әсәт Аманулла улына 22 февральдә 60 яшь тула.
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа изге, якты теләкләребезне юллыйбыз: туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Алдагы көннәрдә дә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез!
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Изге теләкләр белән хатының, балаларың, туганнарың.
Нет комментариев