Каенсар авылында яшәүче кадерлебез Исхаков Раил Мәүлит улының 12 гыйнварда 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән күркәм гомер бәйрәмең, туган көнең белән котлыйбыз. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыбызның, оныкларыбызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куанып, терәк, ышаныч булып, озын-озак яшәвегезне телибез. Көчле рухлы, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп китмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең, оныкларың, туганнарың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев