Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Сагынырбыз сине, абыстай

Авылыбызның иң мөхтәрәм кешеләренең берсе, абыстаебыз Шәмсенаһар апа Хәнәфина үлгән, дигән хәбәр яшен тизлегендә бөтен авылга таралды.

Ничек инде?! Әле күптән түгел генә Мөхтәрәмә әбиемнең хәлен белергә кергән иде бит, матур гына сөйләшеп утырдылар. Тик сәламәтлегеннән зарланып, бер сүз дә әйтмәде, төрлесе булды тормышта: авыры-җиңеле, шатлыгы-кайгысы да дип, әби белән яшьлек хатирәләрен барладылар. Соңыннан әбине кайгыртып: «Урамга чыгып йөрмә, салкын, аяк асты тайгалак, хәлеңне белергә тагын керермен әле», - дип, әкрен генә чыгып китте. 

Әйе, тормыш – шундый әйбер, иртәгә нәрсә буласын күз алдына да китереп булмый. Әгәр Миңсылу апа (авылда аны шулай атап йөртәләр иде) белән башка күрешмәячәгебезне белсәм, мин дә аның авызыннан чыккан һәр сүзне үземә теркәп барган булыр идем. Чөнки ул бик матур итеп сөйли, Коръән ашлары вакытында да аның вәгазьләрен йотлыгып тыңлый идек. Бервакытта да кешене ялыктырмый, гадилеге, аңлаешлы итеп халыкка җиткерә белүе белән сокландыра иде. 

Миңсылу апа Сәетнур абый белән дүрт ир-егет һәм бер кызга гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, кул арасына керә башлаган Миләүшә генә фаҗигале төстә вафат булган. Бала югалту газабының никадәр ачы булуын үзләре генә белгәннәрдер, тик алар сынмый-сыгылмый гомер иткәннәр. Сәетнур абый да бик иртә тормыштан китеп барган. Ә Миңсылу апа улы Габделнур һәм килене Гөлүзә гаиләсендә матур картлык кичерде, оныклар тәрбияләргә булышты. Алар Гөлүзә апа белән килен-кайнана булып, утыз ел бергә яшәделәр. Шатлык-борчуларны бергә бүлештеләр, эш-мәшәкатьләрне бергә хәл иттеләр.

Миңсылу апаның  кылган изгелекләре авылдашлар күңелендә озак сакланыр, дип ышанам. Урының җәннәтнең түрендә булсын, абыстаебыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk