Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Рафилә Фәттахова: Агач шәүләсендә утырган биналар ачылып киткән

Ленин бабайның яңартылган һәйкәле әллә каян балкый.

Шәһәр үзәгенә атна-ун көн төшмәсәң, ниндидер үзгәреш буласын көт тә тор. Менә бу юлы да йомыш белән чыккач шаккаттым. Ленин бабайның яңартылган һәйкәле әллә каян балкый. Карт агачлар киселеп, яңалары утыртылган. Боларны күргәч, мин кая эләктем соң әле, дип аптырап калдым. Баксаң, үзебезнең шәһәр икән бит. Өлкәннәр урынына алмашка яңа буын килгән кебек, карт агачлар урынына яшьләрен утыртып бик дөрес эшләгәннәр. Бөтен җир яктырган, агачлар шәүләсендә генә утырган биналар ачылып киткән.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара
Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk