Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Күршеләрнең тавыклары һич тынгылык бирми: алтын урталыкны ничек табарга?

Янил авылыннан килеп ирешкән шалтырату шул темага багышланган иде.

Күршеләрне олылау, зурлау – борынгы ата-бабаларыбыздан килгән матур гадәт. Татар халык мәкалендә дә: «Күрше хакы – тәңре хакы», - диелә.

Чыннан да, бу тормышта терәлеп торган, гомер буе бер-береңне белгән, хөрмәт иткән күршеләрдән дә якынрак кеше юктыр ул. Нинди генә йомыш төшсә дә, иң элек аларга йөгереп керәсең, ярдәмнәренә таянасың бит. Тик кайвакыт шундый якын кешеләр арасында да аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Шундый вакытларда хәлне тагын да катлауландырмас өчен, кешеләрдә кайчак сабырлык, юл кую, бер-береңә карата ихтирамлы булу кебек сыйфатлар җитеп бетми. Янил авылыннан килеп ирешкән шалтырату да нәкъ менә шул темага багышланган иде.

«Соңгы елларны авылларда тормыш шартлары гел яхшыра бара, шәһәрнекеннән бер дә калышмый. Каралты-куралар яхшы итеп эшләнгән, төзек, элеккеге кебек пычрак ерып йөри торган урамнар да калмады диярлек: бар җиргә вак таш яки асфальт түшәлгән, капка төпләренә дә брусчатка җәелгән, шәхси йортларның әйләнә-тирәсе чәчәкләргә күмелгән, кая карасаң да, тәртип, чисталык хөкем сөрә.

Без дә үзебезнең капка төбендә чәчәкләр үстерәбез. Аларны чүлмәкләргә, ачык туфракка да утырттык. Көн саен шул матурлыкны күреп күзләр иркәләнә. Тик күршеләрнең тавыклары һич тынгылык бирми, карап тормасаң, хәзер бөтен җирне актарып китәләр. Бигрәк әрсез шул бу кошлар: бер ишектән куып чыгарасың, икенче җирдән тишек табып, тагын керәләр. Алардан соң түтәлләр сугыш кырын хәтерләтә, брусчаткалар да тавык тизәгенә пычранып бетә, юмыйча гына чистармый. Шуңа күрә көннәр буе капка төбен сакларга туры килә. Бу турыда хуҗаларның үзләренә дә әйттек, тик алар кош-кортларны урамга чыгарырга ярамый дигән закон юк бит, диләр. Җирлек башлыгы белән сөйләшү дә нәтиҗә бирмәде. Кош-кортлар аркасында күршеләр белән дә ямьсезләнеп сүзгә керәсебез, тарткалашасыбыз килми, алга таба да гомер итәсе бар, тик алтын урталыкны да таба алмыйбыз», - диде исемен әйтергә теләмәгән бер апа.

Хәзерге заманда һәркем үзенең мәнфәгатьләрен генә кайгырта, башкалар турында уйламый, борчылмый. Бу якты дөньяларда бер тапкыр гына яшибез, шуңа күрә бер-беребезгә карата мәрхәмәтле, игътибарлы булыйк. Тормышның кадерен белеп, күңелле, матур итеп, әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәт итеп яшик.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Капка төбе өчен дә нервыгызны бетермәгез инде. Без дә урам яклап койма буйлап бәрхет гөл утырткан идек, сыерлар узышлый ашап бетерделәр. Шуның өчен бөтен авыл белән талашып булмый бит инде.

    2
    X