Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Илдар Габбасов: Хезмәтне хөрмәт итик

Кайбер райондашларыбыз арасында басу-кырларны таптап, юл ясап йөрүчеләр бар, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы.

Быел районда 52780 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылды, көзге культуралар 6800 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә аларда бөтен агротехник чаралар башкарылды: тырмаланды, өстәмә тукландырылды. Игеннәр матур гына күтәрелеп килә. Болар барысы да – зур чыгымнар һәм күп көч сорый торган эшләр. Әмма кайбер райондашларыбыз арасында басу-кырларны таптап, юл ясап йөрүчеләр бар. Бу бит икмәкне кимсетү белән бер!

Хөрмәтле райондашлар, бер-беребезнең хезмәтен хөрмәт итик. Исән-сау булып, кырлардан мул уңыш җыеп алырга язсын.

Илдар ГАББАСОВ,

район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек

идарәсенең баш агрономы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X