Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Элмә тактасы да кирәк

Өлкән буынның үз чорында кылган гамәлләре онытылмасын, хәтеребездә озак еллар саклансын иде.

Кукмарадагы яхшы итеп ясалган үзәк паркка килеп керүгә А.М.Булатов дип язылган бюст каршы ала. Кем соң ул А.М.Булатов дигән шәхес?

Аның белән бергә эшләгән һәм яшәгән өлкән буын, бюст янына килеп, ихтирам белән аңа карап, баш иеп басып торса, яшьләр туктап та тормыйча узып китә. Чит җирләрдән килүчеләр һәм кунаклар  өчен дә әлеге сүзләр берни аңлатмый.

Шуңа күрә бер тәкъдимем бар иде. Шушы шәхеснең кайчан, кайда туган,  кем булып эшләгән, вафат булган елын һәм башка якларын яктыртып, янына элмә такта ясап куелса иде. Югыйсә, күп чыгымнар да сорамыйдыр. Паркка ял итәргә килүчеләр заманында Кукмара районын үзгәртеп, зур эшләр башкарган, үргә күтәреп киткән Атлас Булатов дигән шәхеснең кем икәнен белерләр, ихтирам белән яныннан үтәрләр  иде.

Өлкән буынның үз чорында кылган гамәлләре онытылмасын, хәтеребездә озак еллар саклансын иде.

Григорий ЗАХАРОВ, Кукмара

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X