Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Элмә такталарны яңартасы иде

Шәһәр башкарма советына кереп, үзара салым акчасын әле яңарак кына түләп чыктым. Миңа ул 300 сум акча жәл түгел, рәхәтләнеп бирәм, чөнки шәһәребез матурлана, төзекләнә бара. Әмма шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга да җиткерәсе сүзем бар иде. Ул - урамдагы элмә такталар турында. Аларны куйганнарына инде 15-20 ел чамасы...

Шәһәр башкарма советына кереп, үзара салым акчасын әле яңарак кына түләп чыктым. Миңа ул 300 сум акча жәл түгел, рәхәтләнеп бирәм, чөнки шәһәребез матурлана, төзекләнә бара. Әмма шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга да җиткерәсе сүзем бар иде. Ул - урамдагы элмә такталар турында. Аларны куйганнарына инде 15-20 ел чамасы бардыр. Күбесе кубып, ямьсезләнеп беткән, нинди урам икәнен дә аңлап булмый. Хәзер яңа урамнар да күп, аларда да элмә такталары юк. Җыелган үзара салымның бер өлешен аларны яңарту өчен тотсалар иде дигән тәкъдимемә каршы килүче булмас дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk