Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Бумеранг барын онытма

Хезмәткәрләренә кычкырган, алардан үзен бик күпкә өстен куйган җитәкчеләр турында ишеткәлибез инде. Алар бүген үзләрен патша, «зур кеше» итеп тойсалар, көннәрдән беркөнне шушы абзый ролендә калырга мөмкин икәнлекләрен уйлыйлармы икән?!

Көн саен эшкә барганда  күрәм мин ул абыйны. Көрәк, себеркесен тотып, оешма алдын җыештыра ул. Күренеп тора: инде пенсия яшендәге кеше. Беркөнне үзе белән сөйләшеп алырга да җай чыкты. «Сеңлем, пенсиям аз шул, мәҗбүри эшләп йөрим,  - диде ул миңа, моңсу күзләрен төбәп. - Минем вазыйфа  - бары тик себерү, җыештыру гына. Ә җитәкчебез, мең төрле сәбәп табып, башка эшләрне дә куша. Каршы килеп карасаң, сүгенү сүзләрен дә, тамак ярып кычкыруны да ишетәсең. Әле бит ул – хатын-кыз. Тәннәр куырылып куя инде шул чакта. Эшләмәс тә идем, хатыным урын өстендә ята. Икебез дә читтән кайттык. Ә андагы хезмәт хакы белән  Россиядәге пенсия өчен кирәкле булган сумма чагышып бетми. Менә шундый хәлләр миндә».

Хезмәткәрләренә кычкырган, алардан үзен бик күпкә өстен куйган җитәкчеләр турында ишеткәлибез инде. Алар бүген үзләрен патша, «зур кеше» итеп тойсалар, көннәрдән беркөнне шушы абзый ролендә калырга мөмкин икәнлекләрен уйлыйлармы икән?! Бумеранг дигән төшенчәне онытмасыннар иде кәнәфидә утыручылар.  

Лилия, Зур Кукмара

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев