Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Бер белмәгән кешегә шундый киңәш бирәләрмени?

Сукыр, телсез һәм чукрак бул.

Интернетта күбрәк утырсаң, әллә нинди төркемнәргә тап буласың. Узган атнада мин дә «Серләшик»кә кушылдым әле. Беренче көннәрдә кызыксынып и укыйм, и укыйм мондагы язмаларны. Берәүләрне, кызганып, күз яшьләре түгеп алам, икенчеләрен ачуланырга да туры килә. Яшьләр аеруча күп яза анда.

Егетем, ташлап, башка кыз белән очраша башлады, аны кире кайтару өчен, күрәзәче табарга булышыгыз әле. Ирем - кысмыр, бер тиен акча бирми, өстәвенә кул белән «уйный»... Кыскасы, нинди генә язмышлар, нинди генә проблемалар юк! Шул постлар астындагы комментарийларга күз салсаң, бөтенләй шаккатасың. Ике хатын-кызның берсе тозлап-борычлап киңәш бирә: «Яшь гомереңне әрәм итмә, аерыл». Ә инде: «Сиңа да “сул”га йөрергә кирәк», - диючеләргә бөтенләй аптырадым. Бер белмәгән, күз күрмәгән чит кешегә шундый киңәш бир инде син, ә?!

Безнең мәрхүмә әбиебез: «Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә», - дип әйтә иде. Тормышта, чыннан да, төрле хәлләргә юлыгасың. Тик менә гаиләңне, мөнәсәбәтләрне саклау өчен, вакыт-вакыт сукыр, телсез һәм чукрак булудан да яхшысы юк!

Фатыйма, Кукмара
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk