Балалар поликлиникасында регистратурага кеше белән аралаша белә торган хезмәткәрләрне куйсыннар иде
Аллага шөкер, дип әйтимме, күптән инде балалар поликлиникасына барганыбыз юк иде. Җәй ахыры якынлашып, садикка йөрер вакыт җиткәч, анализлар тапшырып, справка алырга дип, балалар табибына күренергә бардык. Регистратурада яшь кенә кыз иде, әзер анализларны каян алырга кирәклеген сорадым. Ул: "Бар булганы шушында", - дип дорфа гына җавап бирде дә, китеп...
Аллага шөкер, дип әйтимме, күптән инде балалар поликлиникасына барганыбыз юк иде. Җәй ахыры якынлашып, садикка йөрер вакыт җиткәч, анализлар тапшырып, справка алырга дип, балалар табибына күренергә бардык. Регистратурада яшь кенә кыз иде, әзер анализларны каян алырга кирәклеген сорадым. Ул: "Бар булганы шушында", - дип дорфа гына җавап бирде дә, китеп барды. Инде нишләргә, кемнән сорарга, каян табарга дип аптырап торганда, икенче бер ханым ипләп кенә аңлатып бирде. Регистратура ул - иң күп халык мөрәҗәгать итә торган урын бит. Анда кеше белән аралаша белә торган, ярдәмчел хезмәткәрләрне куйсыннар иде.
Бер танышымның да сөйләгәне искә төште. Яңа туган балага аптечка бирелергә тиеш икән. Ул да регистратурадагы кыздан сорагач: "Мин аптечка турында бер нәрсә дә белмим", - дип җавап биргән. Ә моны кемнән сорарга, кемгә мөрәҗәгать итәргә соң?! Алар шундый кирәкле сорауларга җавапны белергә тиештер бит!
Әни кеше
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=803.nTquCKrIs7NF-Uzt7wOg_i-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев