8 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 9 августта, Кукмарада иртән аяз, аз болытлы һава торышы көтелә, +18 градус җылы булачак. Атмосфера басымы 752 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Ә менә пәнҗешәмбедән һава температурасы бераз кими, яңгырлар явуы ихтимал. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, үзегез сау-сәламәт булыгыз.
-
Кукмарада яңа төзелә торган кибеттә янгын чыккан
2 сентябрьдә, көндезге сәгать унберенче яртылар тирәсендә, районыбызның Манзарас җирлегенә керүче Васильковая урамындагы яңа төзелә торган кибеттә янгын чыга. Янгын тиз арада сүндерелә, кибеткә берникадәр зыян килә. Янгын чыгуның төп сәбәбе: эретеп ябыштыру эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән...
-
Камышлы мәчетендә укучы балалар Кукмара музеена экскурсиягә килде
Камышлы авылы мәчетенә йөреп дини тәрбия алучы балалар Кукмара районы музеенда экскурсиядә булдылар. Шушы көннәрдә оештырылган шамаилләр күргәзмәсе балаларга аеруча да ошады.
-
Балалар поликлиникасында регистратурага кеше белән аралаша белә торган хезмәткәрләрне куйсыннар иде
Аллага шөкер, дип әйтимме, күптән инде балалар поликлиникасына барганыбыз юк иде. Җәй ахыры якынлашып, садикка йөрер вакыт җиткәч, анализлар тапшырып, справка алырга дип, балалар табибына күренергә бардык. Регистратурада яшь кенә кыз иде, әзер анализларны каян алырга кирәклеген сорадым. Ул: "Бар булганы шушында", - дип дорфа гына җавап бирде дә, китеп...
-
Район халкын Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина кабул итәчәк
15 сентябрьдә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина мәгариф һәм фән министрлыгы, район прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә Кукмарада гражданнарның күчмә кабул итүен уздыра. Анда балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре күтәреләчәк. Кабул итү район Советында сәгать 10.00да башлана. 11 сентябрьгә кадәр алдан язылу өчен телефон номеры:...
-
Балтачта һәлакәткә очрый язган вертолетта операциягә баручы табиб булган (+Фото)
7 сентябрьдә, көндезге 12 тирәсендә Балтач районында "Робинсон" R-44 вертолеты каты утырыш ясаган. Ул РКБдан Балтачның үзенә бара торган булган. Вертолетта, пилоттан тыш, операциягә ашыгучы табиб һәм анестезиолог булган, дип хәбәр итә "Татцентр.ру" порталы. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вертолетның арткы винты очып чыккан һәм вертолетның корпусын...
-
Казанда булган давылда 19 кеше зыян күргән, аларның 2се - бала
Кешеләргә ярдәмгә 13 "ашыгыч медицина ярдәме" бригадасы килде. Чалт аяз башланган кызу көннең икенче яртысында Казан күген кинәт тоташ болыт каплап, яшенле, урыны белән бозлы яңгыр яуды, көчле җил кешеләргә, урыны белән корылмаларга, автотехникага зыян салды. Аерым алганда, давылдан Татарстан башкаласында 19 кеше каза күрде, аларның 2се - бала (1...
-
Кукмарада квадроциклчы авариягә очраган
Әлеге хәл поселокның Ленин урамында, төнге сәгать уникеләр тирәсендә була. 30 яшьлек кукмаралы квадрациклда йөргән вакытта тиешле тизлекне сакламый һәм әйләнә. Зыян күргән шофер район үзәк дәваханәсенә җибәрелде, дип хәбәр итә http://kukmor-ovd.ru сайты.
-
Район ветеран оешмалары советының пленумы узды (+Фото)
Шушы көннәрдә районыбыз ветеран оешмалары советының киңәйтелгән пленумы үтте. Анда район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиеваларның чыгышлары тыңланды.