Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Акчасы да, чәчәкләре дә кызганыч

Бер танышым кәрзин формасындагы заманча чәчәк бәйләмен ташламалы бәядән - 850 сумга, икенчесе ак канәферләрдән торганны 580 сумга сатып алган. Өч көндә шиңәчәк чәчкәләргә шул кадәр акча сарыф итү кирәкме икән?!

Беренче сентябрь алдыннан чәчәк кибетләрендә ыгы-зыгы башлана. Матур чәчкәләрне башкалар сайлап бетергәнче дип, күпләр алдан заказ бирергә ашыга. Үзем дә һәрвакыт шулай эшли идем, әмма соңгы берничә елда бу мәсьәлә буенча борчыласы юк, чөнки укытучыга сыйныфтан бер зур, купшы чәчәк бәйләме бүләк итәбез. Әйткәнемчә, бу бер яктан уңайлы, икенчедән күпкә арзанга чыга. Укытучыга да мондый купшы букет ошыйдыр, дип уйлыйм. Бер танышым кәрзин формасындагы заманча чәчәк бәйләмен ташламалы бәядән - 850 сумга, икенчесе ак канәферләрдән торганны 580 сумга сатып алган. Өч көндә шиңәчәк чәчкәләргә шул кадәр акча сарыф итү кирәкме икән?! Бәйрәмнән соң интернетта чәчәкләр белән тулган чүп чиләкләренең фотолары пәйда була. Эх, күпме исраф акчалар, дип уйлап куясың. Республиканың кайсыдыр мәктәп укучылары укытучыларга кыйммәтле чәчәк букетлары аласы урынга авыру балаларга ярдәм өчен акча җыюны оештырганнар, дип тә ишеткән идем. Билгеле, бу һәркемнең үз эше, әмма әлеге гамәл балаларга күбрәк рухи тәрбия бирер иде...

Сания Г.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X