Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Кукмара ягыннан Кукмарага килеп кергәндә үсеп утыручы матур агачларны нигә кистеләр икән?

-Зур Кукмара ягыннан Кукмарага килеп кергәндә бик матур агачлар үсеп утыра иде. Быел көзлектә аларны тәмам кисеп бетерә яздылар. Киселмәгән өлеше дә сирәкләнде. Хәзер бу тирәләр бик ямьсез булып калдылар. Яшеллекне ни максаттан юк иттеләр икән? Мәдинә ханым. Зур Кукмара авылы Әлеге сорауга Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин...

-Зур Кукмара ягыннан Кукмарага килеп кергәндә бик матур агачлар үсеп утыра иде. Быел көзлектә аларны тәмам кисеп бетерә яздылар. Киселмәгән өлеше дә сирәкләнде. Хәзер бу тирәләр бик ямьсез булып калдылар. Яшеллекне ни максаттан юк иттеләр икән?

Мәдинә ханым. Зур Кукмара авылы

Әлеге сорауга Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин болай дип җавап бирде:

-"Россия тимер юллары" ачык акционерлык җәмгыяте соравы буенча агачларны Самара өлкәсенең бер оешмасы эшчеләре кисә. Тимер юлга агач төшү ихтималы зур булганлыктан башкарыла бу эшләр. Ә үзәк дәваханә янында машиналар куярга урын аз булганга, агачлар киселеп беткән өлешендә машиналар өчен тукталыш ясарга планлаштырыла. Әмма әлеге җирдән газ трассасы үтү сәбәпле, бу эшне башлаганчы тиешле оешмалар белән килешеп бетерәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев