Тынгысыз күңелле Рәйсә апа Баһавиевага бүген - 75
Түгәрәк датам уңае белән редакциядән шалтыратып, үзем турында язма әзерләүне сораулары тормыш юлымны, үткәннәрне күңелдән кичерергә этәргеч булды. Гомер дигәнемнең иң күп өлеше район газетасы белән бәйле икән, ләбаса. ...Березняк җидееллык мәктәбендә укып йөргән чагым. Беркөнне килгән газетаны кулыма алсам, анда - мәктәпнең алдынгы укучылары хакында 10-15 юллык кына мәкалә,...
Түгәрәк датам уңае белән редакциядән шалтыратып, үзем турында язма әзерләүне сораулары тормыш юлымны, үткәннәрне күңелдән кичерергә этәргеч булды. Гомер дигәнемнең иң күп өлеше район газетасы белән бәйле икән, ләбаса.
...Березняк җидееллык мәктәбендә укып йөргән чагым. Беркөнне килгән газетаны кулыма алсам, анда - мәктәпнең алдынгы укучылары хакында 10-15 юллык кына мәкалә, минем фамилиям дә бар. Башым күккә тиде, куанычым эчемә сыймыйча, урамга чыгып йөгердем. Очраган бер кешенең йөзенә карыйм, минем турыда укыганмы, янәсе. Тик бер сүз әйтүче дә булмады, әти генә мактап башымнан сыйпады.
Шуннан китте, үзем дә редакциягә мәкаләләр юллый башладым. Иң беренче героем дуңгыз караучы Майтап апа иде. Синәр мәктәбендә укыта башлауга, авылның бар хөрмәтле кешеләре хакында язып бетердем бугай. Аннан редакциягә эшкә чакырып алдылар, тәрҗемәче, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы сәркатип булып 13 ел хезмәт куйдым. Журналист һөнәре шундый бит ул, гел язасы килеп тора. Рәшит Миңлегалиев, алтын каләм иясе Рәйсә апа кайда гына эшләсә дә, газетадан бер көнгә дә аерылмады, дип язып та чыккан иде газетада.
Актив тормыш белән яшәгән кешегә пенсиягә чыгуның беренче айларында ямансу була. Мондый хистән дә яраткан газетам "коткарды". Иртәнге сәгать алтыда автобуска утырып Кәркәүчкә киттем, үзенчәлекле шәхес Рузия Рәхимуллина хакында язарга, аннан Олыязга - Зөлхәбирә янына...
Төрле еллардагы язмам геройлары - Вахит авылында 12 бала тәрбияләп үстерүче Мәгърифә апа, куяннар караучы Җәмилә, тегү фабрикасы мастеры Фәүзия Хәернасова, көтүче Борис Санников, ветераннар Рафил Камалиев, Павел Башаев, Әхмәт Фәтхуллин, Рәшит Шәйхетдинов, Рауза апа, Мәгъмүрә апа, Шәкәр апа, яраткан укытучым Мөнирә Зариф кызы, данлыклы мәктәп директоры Закирҗан Сабитов, олы йөрәкле, юмарт эшмәкәр, сәнгать җанлы Ясирә, Березнякның 30 ел стажлы сатучысы Нәкыя апа һәм башка бик күпләр. Билгеле, язмаларның күпчелеге законнарны, яңалыкларны аңлатуга, төрле очрашулар, чаралар, эш барышына кагылышлы. Аларны кадерләп, махсус альбомга җыя барганмын. Нәкыя апа хакындагысында китап сатуның еллык планын 210 процентка үтәгәне телгә алына. Гап-гади авыл кибетенә дә шулкадәр рухи байлык кайткан замананы сагынып куйдым.
Редакциядән соң 15 ел КПСС райкомының пропаганда бүлегендә мөдир урынбасары, мөдир булып эшләдем. Райком члены, район Советы депутаты, төрле комиссияләр җитәкләүче буларак бик тынгысыз, вакыт белән исәпләшмичә эшлисе еллар иде бу. ЗАГС бүлегендә хезмәт куйган елларымны да сагынып искә алам. "Гаилә" берләшмәсе төзеп, хатын-кызлар белән эшләүнең төрле формаларын практикага кертеп, активистлар белән берлектә матур эшләдек.
Аннан соңгы язмышым халыкны социаль яклау өлкәсе белән бәйле. Ике ел эчендә биш үзәк ачуга ирештем. Кыскартулар, предприятие-оешмалар ябылу котырган чорда 300гә якын кеше эшле булды. Кызганыч, тора-бара оптимальләштерү җилләре үзәкләргә дә кагылды, картлар йорты, приют ябылды. Югыйсә, күпме бәхетсез җаннар аларда сыену таба иде.
Социаль яклауны мин үзем хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән күпкырлы эш алып барудан тыш, аеруча мохтаҗларга төрле хезмәтләр күрсәтү, хатын-кызларны тормышта, көндәлек кирәк нәрсәләргә өйрәтү дип тә саный идем. "Тылсым" үзәгендә иганәчеләр ярдәме белән бушлай яки аз гына бәягә хезмәт күрсәтүче тегү мастерское, чәчтараш, социаль кибет, ашханә, фитобар, инвалидларга коляска, башка кирәк-яраклар биреп тору пункты ачтык, территорияне Америка өрәңгеләреннән, чүп-чардан чистартып, менә дигән алма һәм яшелчә бакчалары булдырдык, кирпечтән капиталь парник төзедек. Үсентеләрне Арча, Можга, Лубяннан, урта мәктәпләрдән җыйдык, аерым кешеләр китерде. Коллектив белән күп ремонт эшләре башкардык, газ керттек.
20 ел дәвамында район хатын-кызлар советын җитәкләдем. Әле социаль яклау бүлегендә эшли башлаганчы ук совет каршында тегү түгәрәге ачтык. Оста тегүче Миңнурый Мифтахова 500дән артык кешене (авыллардан да килеп йөриләр иде) кием кисәргә, тегәргә өйрәтте. Татарстанның атказанган табибәсе Римма Хәмит кызы "Өй шәфкать туташы" курсында күп хатыннарга бик кирәкле белемнәр бирде. Умартачылар түгәрәгенә ерак авыллардан да килеп йөрделәр. Оста умартачылар Павел Башаев, Марсель Төхвәтуллиннар укытты. Кичләрен 4нче мәктәп спортзалына сәламәтләндерү группасына җыйнала идек. Һәр җирлектән диярлек командалар катнашып, хатын-кызлар спартакиадасы узды.
Хезмәтемнең тагын бер төп юнәлеше дип, халыкка, аеруча хатын-кызларга социаль яклауга кагылышлы законнарны, яңалыкларны аңлатуны, тәртипле балалар үстерүче гаиләләр үрнәген пропагандалауны саный идем. Шул максаттан барлык мәдәният йортларында диярлек бүлек көннәре уздырып чыктык. Алар үзидарә, мәктәп коллективы белән берлектә алдан ныклап әзерләнеп, кичләрен шыгрым тулы залларда уза иде. Коридор тутырып, авыл осталары эшләреннән күргәзмә оештырылды. Хатын-кызлар советы рәисе буларак, проблемалы гаиләләрдә булырга тырыштым. Бүләкләр җыйнап, машина яллап Каенсарга, сыер савучы Әлфирә Нигъмәтҗанованы унынчы сабые туу белән котларга бару никтер аеруча истә калган.
Кеше белән уртак тел табып эшли алу өчен психолог булу бик кирәк икән. Шуңа күрә инде олыгаеп барган чагымда медицина институтына укырга кереп, психолог дипломы алып чыктым. Мәдрәсәдә укып чыгарга ихтыяр көче табуыма да сөенәм.
Укытучы, журналист, социаль хезмәткәр булмасам, мин, мөгаен, мәдәният өлкәсендә эшләүне сайлар идем. Чөнки махсус сценарийлар язып, төрле чаралар оештырырга яраттым. Ял паркында, мәдәният йортында күп халык катнашуында "Пар канатлар", "Киленбикә", "Игезәкләр", "Талантлы хатыннарыбыз", "Сезнең алда баш иябез", "Шинельсез солдатлар" (сугыш елларында тылда җиңүгә үзләреннән өлеш керткән әбиләрне чакырып) һәм төрле даталарга багышланган кичәләр, конференцияләр, кул эшләреннән һәм чәчәк күргәзмәләре уздырылды.
Уйланып утырган чакларда әллә ниләр искә килеп төшә. Шулай бервакыт Кенәбашка баргач, 88 яшьлек Җиһан әби: "Мин бит ялгыз гомер итәм. Әтәч тәрәзә каршыма килеп кычкыргач, мин әле исән икән бит дип уйлыйм, шуңа иптәшкә асрыйм", - дигән иде. Шөкер, олыгайган көнемдә мин ялгыз түгел. Янымда ирем, улым-киленем, зур юанычым булган ике оныгым бар. Оныклар минем күңелем картаюга ирек бирми шикелле, чөнки иң еш әйтә торган сүзләре: "Әби, әйдә уйныйбыз". Балтачтагы, Казандагы кызларым көн дә диярлек шалтыратып хәлемне белә. Хезмәт елларыбыз бер чорга туры килгән танышлар-дуслар, туганнарым, яраткан күршеләрем белән аралашып яшәү дә үзе бер бәхет дип саныйм.
Рәйсә БАҺАВИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев