27 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Реклама бирүчеләр игътибарына!
Белдерүләрегезне "Хезмәт даны" газетасы сайтына (kukmor-rt.ru) кую өчен бирә аласыз. Реклама бүлегендә баннер урнаштыру бәясе - 200 сум, 15 сүзгә кадәр юллы реклама, белдерүләр - 80 сум,котлаулар, реклама хокукындагы һәм юбилей турындагы мәкаләләр - 500 сум. "Танышу" рубрикасына урнаштыру - 200 сум.
-
Быел Ятмас Дусай авылы зиратын чистарту буенча дүрт өмә уздырылды
Корыган агачлардан чистартудан тыш, зиратка тимер капка ясалды, баганалык ташлар алып кайтылды, ак сеткалар, тимер тоташтыргычлар сатып алынды, озынлыгы 600 метрдан артык профнастил койма тотылды. Бу эшләргә авылыбызда туып-үскән Тимерхан Әхмәтҗанов, Лилия Кәримовалар зур ярдәм күрсәтте, авыл халкы да үзеннән өлеш кертте. Шулай ук мәчеткә бирелгән сәдакалар тотылды. Илфат Афанасьев,...
-
Район Мәдәният йортында Мәүлид кичәсе узачак
30 ноябрьдә район Мәдәният йортында Рабигыйль әүвәл ае уңаеннан Пәйгамбәребезгә багышланган Мәүлид кичәсе үткәрелә. Чарада Казаннан килгән кунаклар да катнашачак. Барлык теләүчеләрне чакырып калабыз. Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, район мөхтәсибе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
-
Аерылышкан парларга бары тик ике ел узгач кына кабат өйләнешергә рөхсәт итәчәкләр?!
Узган ел белән чагыштырганда, быелның 10 аенда Татарстанда өйләнешүчеләр саны 14 процентка кимегән. Татарстан министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, аерылышучылар саны арта бара. Аерылу процессын катлауландыру турында сүзләр күп йөрде. Бу мәсьәләне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә мөһим көнүзәк мәсьәлә дип куйган иде. Гаиләләрне ныгыту өлкәсендә...
-
«Субсидия кәгазьләрен өстәлгә куйды да, йөрәген тотып җан бирде»
Йөрәк авыруы яшен-картын карап тормый. 90га җиткән әби-бабайлар арасында йөрәкнең кая урнашуын да белми үлеп китүчеләр бар. Ә җир җимертеп йөргән яшьләр, урта буын яшәп калырга да өлгерми... Берничә көн элек Апас районының Әлмәндәр авылы почта бүлеге башлыгы, ял көне булуга карамастан, авылдашларына субсидия өләшергә чыга. Кызганычка каршы, бу -...
-
Миләүшә Айтуганованың әнисе Луиза ханым: «Кызың бәхетле булсын дисәң, киявеңне мактап яшә»
Узган ел "Шәһри Казан"да Әниләр көне уңаеннан Миләүшә Айтуганованың әнисе Луиза ханым турында язма чыккан иде. Иң кадерле кешеләребез көне якынлашкан мәлдә әлеге ихлас язманы сезнең хозурыгызга тәкъдим итәбез. Луиза ханым - тумышы белән Ульяновск өлкәсенең Кәшә авылыннан. Казан дәүләт университетының татар һәм рус филологиясе факультетында укыганда, галимнәр аларны ике...
-
Рәхмәт сезгә, әниләр!
"Әни" диеп язып куйдым Яна яуган ак карга. Таптамагыз, hич ярамый, "Әни" сузен таптарга. ЗәкияТуфайлова. Әни... Һәр кешенең тормышында ул иң якын, иң ягымлы һәм иң кадерле кеше. Һәр бала үз әнисен бик каты яратырга тиеш. Нәрсәдер өчен түгел, әболай гына, ул аның Әнисе булган өчен. Әни йөрәге, бернәрсәгә карамастан,...
-
Гыйбрәтле язмышлар, яки ЭКО ясату...
Күңелебез белән әниләр көненә әзерләнеп йөргән мәлебез. Ноябрьнең соңгы якшәмбесенә һәркем үзенчә план кора: әнине котларга, чәчәк һәм күчтәнәчләр белән сөендерергә, концерт-театрга, ресторан-кафега алып барырга... Безне дөньяга тудыручыларны көн дә хөрмәткә төрсәк тә аз булыр иде анысы. Ә күпме хатын-кыз әни булу бәхетен татый алмый бүген. Берничә ел элек күпләр...
-
Тынгысыз күңелле Рәйсә апа Баһавиевага бүген - 75
Түгәрәк датам уңае белән редакциядән шалтыратып, үзем турында язма әзерләүне сораулары тормыш юлымны, үткәннәрне күңелдән кичерергә этәргеч булды. Гомер дигәнемнең иң күп өлеше район газетасы белән бәйле икән, ләбаса. ...Березняк җидееллык мәктәбендә укып йөргән чагым. Беркөнне килгән газетаны кулыма алсам, анда - мәктәпнең алдынгы укучылары хакында 10-15 юллык кына мәкалә,...
-
Өзелмәсен әнкәйләрнең җыры (шигъри мизгел)
Көне дими, төне дими, Тынгы белми әниләр, Сабыена бәхет теләп, Бишек җырын көйлиләр. Бар күңелен, моңын, назын Салып шушы җырына, Әниләр бит саулык тели Улына һәм кызына. Һәрбер өйдә шатлык булып, Яңгырасын җырлары. Сабыйларның күңеленә, Керсен халкым моңнары. Бу дөньяда кадерлерәк, Нәрсә бар сон, ни тагы? Сүрелмәсен, өзелмәсен Әнкәйләрнең жырлары!...
-
Әниләр, бәйрәм белән сезне!
27 ноябрьдә иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне билгеләп үтелә. Барлык әниләрне әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез. Авырлыклар бер дә кичермәгез, Кыенлыклар бер дә килмәсен. Сезнең йөзләрдәге шатлык нуры Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.