Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район буенча 37 мең гектар мәйданда игеннәрне җыеп алу бурычы тора

Басу - комбайн - ташу звеносы - элеватор. Урак барышында әлеге чылбыр өзелергә тиеш түгел, диде "Тукай" агрофирмасында үткән семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. Җәй башындагы корылык нык кына куркытып алса да, быел районыбыз игенчеләре узган елгыга караганда мулрак уңыш алачакларына өметләнеп торалар. Хәер, авыл...

Басу - комбайн - ташу звеносы - элеватор. Урак барышында әлеге чылбыр өзелергә тиеш түгел, диде "Тукай" агрофирмасында үткән семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин.

Җәй башындагы корылык нык кына куркытып алса да, быел районыбыз игенчеләре узган елгыга караганда мулрак уңыш алачакларына өметләнеп торалар. Хәер, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре елдан-ел кабатланып килә торган табигать көйсезлекләренә әзме-күпме ияләнеп, төрле шартларда да эшне оештырырга өйрәнделәр инде.

Әгәр урып-җыю чорында югалтуларга юл куела, эш тиешенчә оештырылмый икән, уңышның булган кадәресе дә ындыр табагына тиешле күләмдә кайтып җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә басуга чыгасы һәр техниканы энә күзеннән үткәреп, аларны тиешле кадрлар белән тәэмин итү - бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алдында торган төп бурычларның берсе. Семинар-киңәшмәдә дә бу турыда кат-кат әйтелде.

Тукайлылар быелгы уракка, терлекләрне кышлату чорына ныклы адымнар белән кереп киләләр икән.

-Бүгенге көнгә 1200 тонна печән, 2500 тонна сенаж әзерләдек, печән- сенаж туплау дәвам итә, фермаларыбыз да кышкы сезонга әзерләнеп бетү юлында. Халыкка печән бирелә, - дип, эшнең барышы белән таныштырды агрофирма җитәкчесе Айнур Габидуллин. - 58 берәмлек техникабыз бар, тугыз комбайнның сигезе быелгы уракка старт бирелгәнне көтеп тора. Быел бөртеклеләр 3588 гектарда игелде, бер гектардан якынча 20-25 центнер уңыш алырбыз, дип өметләнәбез.

Әлбәттә, уракта катнашкан механизаторларны хезмәтләренә тәңгәл килерлек эш хаклары да кызыксындыра. Агрофирмада һәр төр комбайнга норма-смена билгеләнгән: "Дон-1500" комбайннарына -20, "КЗС-7"гә -17, "Нива"ларга 14 тоннага якын ашлык суктыру заданиесе йөкләнелгән. Узган елгы белән чагыштырганда урып-җыю эшләрендә катнашкан механизаторларга хезмәткә түләү 20 процентка арткан. Әйтик, 1 тонна ашлык суктырган комбайнчыга 36 сум 80 тиен хезмәт хакы каралган, төнлә эшләүчеләргә исә акча 30 процентка күбрәк түләнәчәк. Моннан тыш комбайнчыларның эш стажлары да исәпкә алына. Шулай итеп, шартлар уңай килеп торганда, кыр корабын иярләүче ярдәмчесе белән берлектә сезонга якынча 154 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин. Заданиены үтәгән комбайнчыларга кызыксындыру чаралары буларак 50 килограммлы бозау, ашлык бирү һәм, техника төренә карап, премия түләү каралган.

Семинарда катнашучылар агрофирмада үткән комбайннар парадында да булып, аларның уракка әзерлекләре белән таныштылар. Механизаторлар алдында мул уңышны югалтуларсыз җыеп алу гына түгел, хезмәт, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен дә төгәл үтәү бурыч булып тора. Җитәкчелек тарафыннан моңа ныклы контроль таләп ителергә тиешлеге киңәшмәдә ассызыкланды.

Семинар барышында Югары Шөндәге мал торакларына ясалган ремонт, аның тирәсендәге чисталык, дару үләннәрен, сыйфатлы яфраказыкны мулдан әзерләүләре уңай яктан билгеләп үтелде.

Киңәшмә барышында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин: "Тулаем алганда тукайлыларның һәр тармакта да эшчәнлекләре начар бара дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, продукция җитештерүне тагын да арттырырга кирәк. Бүген яртыеллык нәтиҗәләре турында сүз барса да, тугыз айлык күрсәткечләрне "күрү", ел ахырын да уйлау мөһим. Моның өчен хуҗалык белгечләренең, җитәкчеләрнең зур тырышлыгы сорала. Бүгенге көн белән генә яшисе түгел", - диде.

Әйе, суык көзләргә, кышка инде ерак калмады, итәк-чабуларны җыйный башларга вакыт җитте.

Быел район буенча 37 мең гектар мәйданда игеннәрне җыеп алу бурычы тора. Уракта 87 комбайн катнашачак. Бер комбайнга якынча 368 гектар эш күләме туры килә.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk