19 июль 2014 яңалыклары
-
25 июльдә Кукмара район Советының утыз алтынчы сессиясе була
Кукмара район Советы Президиумы район Советының утыз алтынчы сессиясен 25 июльдә 9.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында чакырырга карар бирде. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: агымдагы елның 1нче яртыеллыгында районның социаль-икътисадый үсеше, Кукмара районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү (икенче укылыш), 1нче яртыеллыкта район бюджетының үтәлеше барышы, район Советының "2014...
-
Кадер кичәсе фазыйләтләре
Рамазан ае - изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны "Ләйләтүл кадер", ягъни "Кадер кичәсе"...
-
Кукмарада быелның алты аенда 300гә якын авария булган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның алты аенда районда зыян күрүчеләр белән - 13, матди зыян белән 285 юл фаҗигасе булган, аларда 1 кешенең гомере өзелгән, 22 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. фото: http://unise.ru/news_msk/2/39677
-
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә үз өлешеңне керт
Беренче сыйныфка бару, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү кеше өчен гомер буена онытылмас дулкынландыргыч вакыйга булып саклана. Без - олылар бу көнне күңелле бәйрәмгә әверелдерү өчен барлык тырышлыкны куярга тиешбез. Соңгы елларда уку елы башлану алдыннан районыбызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрү күркәм традициягә әверелде. Әти-әниләре инвалид...
-
Район буенча 37 мең гектар мәйданда игеннәрне җыеп алу бурычы тора
Басу - комбайн - ташу звеносы - элеватор. Урак барышында әлеге чылбыр өзелергә тиеш түгел, диде "Тукай" агрофирмасында үткән семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. Җәй башындагы корылык нык кына куркытып алса да, быел районыбыз игенчеләре узган елгыга караганда мулрак уңыш алачакларына өметләнеп торалар. Хәер, авыл...