Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышка юллама алып

Узган атнада Кукмара аграр көллияте үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан районыбызда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Иң элек алар "Урал" хуҗалыгының Түбән Казаклар фермасында булып, терлек асрау технологиясе, ирешелгән күрсәткечләре белән таныштылар, ураллыларның...

-Тонна-тонна ит-сөт гади хезмәт кешеләренең тырышлыгы белән табыла, шуңа аларга игътибар, хөрмәт булырга тиеш, - дип билгеләп үтте ул.
Кунакларда Олыяз авылында яшәүче Гөлчәчәк һәм Фәнис Әгълиуллиннарның яңа гына сафка баскан гаилә фермасы да яхшы тәэсирләр калдырды. Министрның: "Бу эшкә үзегез теләп тотындыгызмы, әллә район җитәкчелеге мәҗбүр иттеме?" - дип, уены-чыны белән соравына каршы алар: "Мондый ферма турында 10 ел хыялланган идек инде, ниһаять, теләгебез тормышка ашты. Безгә ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да без бик рәхмәтле", - дип җавап бирделәр. 50 мал сыешлы абзарны, утарларны төзү, җиһазлау, таналар сатып алу өчен 8 миллион сум чыгымнар тотылса һәм өсләрендә 4 миллион сумнан артыграк кредит "эленеп" торса да, хуҗалар киләчәккә оптимизм белән карыйлар. Чөнки авыл халкының күбесенә хас булган сыйфатлар аларга аеруча мул бирелгән: авыр эштән курыкмыйлар, үз көчләренә таяналар, тәвәккәллек - ярты бәхет, дигән принциптан чыгып эш итәләр. Районыбызда андыйлар күп: 40 гаилә фермасы булу, тагын 10 гаиләнең әлеге эшкә алынуы шул хакта сөйли.
Кукмара Мәдәният йортында үткәрелгән тантанага исә - көллият юбилеена башкаладан һәм үзебезнең районнан бик күп кунаклар чакырылган иде. Бәйрәмнән әлеге уку йортында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар да читтә калмаган. Көллият, анда эшләүче укытучылар, производство мастерлары адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады ул көнне һәм аларның барысы да бик хаклы әйтелде. Шунда укучы егет-кызларның сәхнәдә чыгыш ясаганда: "Без - бербөтен", - дип игълан итүләре дә юкка гына түгел. Чөнки көллияттә тормышта кирәкле барлык һөнәрләрне дә үзләштерергә мөмкин: берәүләр иген иксә, икенчеләр шул ашлыктан ризык пешерә, өченчеләр аларга кием тегә, дүртенчеләр йортлар сала...
-Көллиятнең районыбызны яшь кадрлар белән тәэмин итүгә керткән өлешен бәяләп бетерерлек кенә түгел. Кайсы гына тармакны алсак та, аеруча авыл хуҗалыгын, биредә ныклы белем алган, практик күнекмәләр үзләштергән белгечләргә, тракторчы-комбайнчыларга юлыгабыз. Җитәкчеләребез арасында да кайчандыр шушы уку йортын тәмамлаучылар күп. Бүгенге тормышка ярашып, күбрәк товар җитештерү, сыйфатлы продукция белән чит ил базарына чыгу өчен безгә әнә шундый белемле, тәҗрибәле, булдыклы җитәкчеләр, белгечләр, гади хезмәт ияләре кирәк, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, тантанада катнашучыларны сәламләп.
Марат Әхмәтов та көллиятнең башкарган эшенә олы бәя бирде:
-Җирне яраткан, икмәк игү өчен башта үзе килограммы белән тузан ашый торган егетләр тәрбиялисез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, - диде ул. - Мин районыгызда еш булам. Килгән саен кукмаралыларга хөрмәтем, җылы хисләрем арта гына бара. Үзегезнең тырыш хезмәтегез белән заман авырлыкларын җиңел кичерәсез кебек тоела. Чөнки биредә һөнәрле, яңалыклардан курыкмаган, тәвәккәл халык яши.
Министр буш кул белән килмәгән - көллияткә компьютер классы бүләк итте. Ә Римма Атлас кызы ТР Президентының олы бүләген - ПАЗ маркалы автобуска сертификат тапшырды.
-Хәзер хезмәт базарында югары белемле белгечләргә түгел, гади һөнәр ияләренә кытлык сизелә. Сез күпме егет-кызларга олы тормышка юллама бирәсез. Һәркайсы үзенең лаеклы урынын тапсын иде, - дип, теләкләрен җиткерде ул.
Хезмәт алдынгыларына ТР Президентының, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Хезмәт һәм мәшгульлек, Мәгариф министрлыкларының, район Башлыгының Мактау һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X