Әтиләргә...декрет ялы?
Тиздән Русиядә аталарны да декрет ялына җибәрә башламакчылар. Социаль һәм хезмәт хокуклары үзәге тәкъдим иткән документ буенча, өч еллык декрет ялын өч өлешкә бүлергә кирәк - әниләр вакыты, әтиләр вакыты. Ә өченче өлештә бала белән кем утырачагын гаилә үзе хәл итәчәк. Әлеге документны әзерләүче чиновниклар фикеренчә, аталарга декрет ялы бирү...
Тиздән Русиядә аталарны да декрет ялына җибәрә башламакчылар. Социаль һәм хезмәт хокуклары үзәге тәкъдим иткән документ буенча, өч еллык декрет ялын өч өлешкә бүлергә кирәк - әниләр вакыты, әтиләр вакыты. Ә өченче өлештә бала белән кем утырачагын гаилә үзе хәл итәчәк.
Әлеге документны әзерләүче чиновниклар фикеренчә, аталарга декрет ялы бирү ысулы белән демографик проблеманы хәл итеп булачак. Ник дигәндә, бүгенге хатын-кыз эш, акча, карьера дип, бала табуны кичектереп тора, ә аннары инде соң була. "Бүгенге җәмгыятьтә гадәттә ана кеше гаиләне карый, бала тәрбияли, ата эшли, акча таба. Шулай итеп, әни кеше 3 елга коллективтан аерылып тора, эш рәтен оныта, тәҗрибәсе кими, нәтиҗәдә, декреттан чыккач, эшен өр-яңадан өйрәнергә мәҗбүр була. Җитмәсә, кайбер оешмалар хатын-кызны: "Фәлән ел эчендә декретка чыкмаска", - дигән шарт белән генә эшкә ала, ә кечкенә балалы хатыннарны гомумән эшкә алмаска тырышалар", - ди документ авторларының берсе Сергей Саурин.
Дөрес, ирләрнең декрет ялы алу хокукы хәзер дә бар. Әмма эш урынындагы җитәкчелек ирләрне декретка җибәрергә атлыгып тормый. Җитмәсә, бу очракта ирләрнең хокукы хатынкызныкы белән тигез түгел. Кечкенә баласы булуга карамастан, ир кешене "кыскартырга", эшеннән азат итәргә мөмкин. Ә балалы хатынны эштән чыгарырга беркемнең дә хакы юк. Социаль һәм хезмәт хокуклары үзәге төзегән документ буенча исә, күчкенә бала белән өйдә утырган ирнең хезмәт урыны сакланырга, стажы барырга һәм декрет акчасы түләнергә тиеш. Норвегия, Швеция, Финляндия һәм кайбер илләрдә мондый механизм күптән кертелгән һәм бу гаилә өчен дә, ил өчен дә файдалы икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев