Сыер саклаганда (булган хәл)
Безнең авыл мәктәбендә укып йөргән, сугыштан соңгы еллар. Яз көне урман аланнары кардан арынгач, сыерларны шунда ашатырга алып бара идек. Бала-чагалар белән бергә өлкән яшьтәге әби-бабайлар да була иде. Сыерлар ашаганда без бергә җыелышып сөйләшеп утырабыз. Ике әби, бер бабай да безнең янга утыра, кызык хәлләр турында сөйлиләр, уеннар өйрәтәләр...
Безнең авыл мәктәбендә укып йөргән, сугыштан соңгы еллар. Яз көне урман аланнары кардан арынгач, сыерларны шунда ашатырга алып бара идек. Бала-чагалар белән бергә өлкән яшьтәге әби-бабайлар да була иде. Сыерлар ашаганда без бергә җыелышып сөйләшеп утырабыз. Ике әби, бер бабай да безнең янга утыра, кызык хәлләр турында сөйлиләр, уеннар өйрәтәләр иде. Бервакыт болар безгә "никах укый" башладылар. Бер малай белән бер кызны биегрәк җиргә утырталар да: "Иске чиләк, яңа төк, икесе дә төкмә-төк. Менә өйләнештегез", - диләр. Без шаярышып көлә идек.
Урман каравылчысы килеп чыкса, безне сыерлар белән бергә куып кайтара. Кайвакытта сыерларны алып китеп, якын авылда берәр лапаска ябып куя иде. Шулай бервакыт урман каравылчысы Мирзахан килеп чыгуга, теге ике карчык барып, моны култыклап алдылар да: "Каян килеп чыктың әле син, рәхмәт яугыры, әйдә-әйдә караңгылыкка", - дип, моны куелыкка өстери башладылар. Теге мескен, көчкә болардан ычкынып, китеп барды. Менә шундый кызык карчыклар иде алар.
Саймә ХӘЕВА, Кәркәүч авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев