10 февраль 2016 яңалыклары
-
90 яшендә инфаркт кичергән бабай 93 яшендә 150 килолы штанга күтәрә
Дания пенсионеры, 93 яшьлек Свенд Стингарт яраткан спорт төре - авыр атлетика белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ни гаҗәп: спортның әлеге төре белән ул лаеклы ялга чыккач ныклап шөгыльләнә башлый. Хәтта 90 яшьтә инфаркт кичерсә дә, спортны ташламый. Бүген өлкән яшьтәге спортчы төрле ярышларда катнашып, 150 килограммга кадәрге авырлыкта штанга күтәрергә...
-
Сыер саклаганда (булган хәл)
Безнең авыл мәктәбендә укып йөргән, сугыштан соңгы еллар. Яз көне урман аланнары кардан арынгач, сыерларны шунда ашатырга алып бара идек. Бала-чагалар белән бергә өлкән яшьтәге әби-бабайлар да була иде. Сыерлар ашаганда без бергә җыелышып сөйләшеп утырабыз. Ике әби, бер бабай да безнең янга утыра, кызык хәлләр турында сөйлиләр, уеннар өйрәтәләр...
-
Бал белән миндальнең файдасы
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бал белән миндаль чикләвеген көндәлек куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә икән. Канада галимнәре фикеренчә, миндаль кандагы холестеринны киметә, аппетитны арттыра, тамак авыруларыннан, ютәлдән булыша, баш авыртудан, азканлылыктан, шикәр чиреннән файдасы зур. Составында Е, В витаминнары, тимер, магний, калий элементлары күп. Шулай ук көн саен 3 аш кашыгы балны...
-
Кукмаралылар гриппка бирешми
Инде кыш башында ук: "Быел грипп бик көчле булачак", - дип өркеткәннәр иде, чыннан да, юраганнары юш килә, ахры. Бу көннәрдә телевизорны кабызсаң да, кибетләргә керсәң дә, тукталышта җәмәгать транспорты көтүчеләрнең сөйләменә колак салсаң да, күбрәк шул турыда гына ишетәсең. Янәсе, грипп бөтен дөньяны иңләп-буйлап килә, аның аеруча көчле, өзлегүләргә,...
-
Каенсар авыл җирлегендә халык җыены үтте (+Фотолар)
Каенсар авылы мәдәният йортында үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Илфат Мифтахов, мәктәп директоры Николай Данилов, участок инспекторы Расим Шакиров, район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы Ленар Закиров, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Талия Насыйбуллиналар чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев фермерларга катгый таләпләр билгеләде
Авылның киләчәге эшлекле кешеләр кулында. Районыбызда үз эшен булдырырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Яңа эш башлавы берәүгә дә җиңел түгел, әмма үткән ел 161 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнсә, бүген аларның саны 180нән артып китә. Үткән атнада Зур Кукмара авылы мәдәният йортында алар белән киңәшмә үткәрелде. Үткән ел районда авыл хуҗалыгы оешмалары...
-
Кукмарада стерилизацияләү һәм кастрацияләү кабинеты ачылды
Район ветеринария берләшмәсе бинасында стерилизацияләү һәм кастрацияләү кабинеты ачылды. Ул 7.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли.
-
Байлангар авылыннан абыйлы-энеле Рәдиф һәм Рәмзил Ибраевлар – икесе дә төзүче һөнәрен сайлаганнар (+Фото)
Мәгълүм булганча, хәзер илебездә эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Байлангар авылыннан абыйлы-энеле Рәдиф һәм Рәмзил Ибраевлар нәкъ менә шуңа күрә төзүче булырга ниятләгәннәр, дип әйтүем түгел. Төзү эшләренә оста әтиләре Рамилгә булышып- өйрәнеп үскән егетләр алдында "Нинди һөнәр сайларга?" дигән сорау тумаган. Әниләре Гөлфиянең дә фатихасын алып, башта...
-
Лубян: чираттагы баскыч – курорт зонасын булдыру
Лубянда үткән хисап җыелышы барышында район башлыгы Сергей Димитриев бу турыда да сүз кузгатты. Узган елның июль аенда Лубянда булып кайтканнан соң, газетада "Ерак булса да - үзебезнеке" дигән исем белән язма бирелгән иде. Әйе, бу төбәк үзәктән шактый читтә урнашса да, халыкның тормышын, көнкүрешен яхшырта торган районкүләм яңалыклардан, үзгәрешләрдән...
-
Якташыбызга “Сәламәтлек саклау отличнигы” дигән күкрәк билгесе бирелде
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен якташыбыз, Казан дәүләт медицина академиясенең кафедра ассистенты Әхмәтҗанов Айрат Шәрип улы Россия Федерациясенең "Сәламәтлек саклау отличнигы" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.