Район башлыгы Сергей Димитриев фермерларга катгый таләпләр билгеләде
Авылның киләчәге эшлекле кешеләр кулында. Районыбызда үз эшен булдырырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Яңа эш башлавы берәүгә дә җиңел түгел, әмма үткән ел 161 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнсә, бүген аларның саны 180нән артып китә. Үткән атнада Зур Кукмара авылы мәдәният йортында алар белән киңәшмә үткәрелде. Үткән ел районда авыл хуҗалыгы оешмалары...
Авылның киләчәге эшлекле кешеләр кулында. Районыбызда үз эшен булдырырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Яңа эш башлавы берәүгә дә җиңел түгел, әмма үткән ел 161 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнсә, бүген аларның саны 180нән артып китә. Үткән атнада Зур Кукмара авылы мәдәният йортында алар белән киңәшмә үткәрелде.
Үткән ел районда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тулаем 2725,8 миллион сумлык продукция җитештергән. Моның төп өлеше терлекчелек өлкәсенә туры килә. Әлеге күрсәткечләргә ирешүдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән кече эшмәкәрлекнең дә хезмәте кергән, әлбәттә. Тик шулай да, бар да без уйлаганча яхшы микән?!
-Фермер хуҗалыклары тулаем 380,3 миллион сумлык товар җитештергәннәр. Моның үсемлекчелеккә 214 миллион сумы, терлекчелеккә 165 миллион сумы туры килә. Продукция сатудан 232 миллион сум акча алынган, - дип, фермер хуҗалыкларның эшчәнлеген билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. - Бүгенге көндә фермерларда 11762 гектар сөрүлек җирләр бар. Әмма араларында җир эшен аңлап бетермәүчеләр дә очрый. Кайбер фермерлар район күрсәткеченнән дә кимрәк, гектарыннан 18-19, хәтта 11 центнер уңыш белән канәгатьләнәләр. Дөресен генә әйткәндә, чүп чәчәбез, гәрчә районда ук орлыкчылык белән шөгыльләнүче "Тойма", "Восток", "Урал" һәм Вахитов исемендәге хуҗалыклар булса да. Мәсәлән, Олыяздан Галиевлар хуҗалыгы "Восток"тан фуражга алмашка сыйфатлы орлык ала. Башкаларга да сөйләшергә, аралашырга, эзләнергә кирәк.
Район башлыгы Сергей Димитриевның да мондый фермерларга сүзе катгый: "Күрше Балтач районы гектарыннан 45 центнер уңыш җыйганда, без район буенча уртача 25 центнер уңыш алдык. Монда сезнең дә "өлешегез" бар, - диде ул. - Кайберәүләргә әле җир җитми. Җирне җыеп, буш яткырасы түгел, аннан акча керергә, шул җирлектә яшәгән халыкка, эшләгән кешенең үзенә һәм районга файдасы булырга тиеш. "Россельхознадзор" идарәсе дә моны игътибарга алсын иде".
Мәгълүм ки, фермерлар үзләре өчен хезмәт куя. Мәсәлән, Рүзәл Йосыпов бер гектардан 323,3 мең сум, Айрат Бәшировлар 266,7 мең сум керем алганда, кайбер фермер хуҗалыклар 2-6 мең сум табышка эшләгәннәр.
-Тырышып эшләп, районның алдынгы хуҗалыкларын куып җитеп, тигезләшерлек мөмкинлекләр җитәрлек. Безгә алга таба нәтиҗә ясап, табышлы булган өлкәләрне үстерүгә ныклап көч куярга кирәк, - диде фермерлар берлеге җитәкчесе Зөфәр Баязитов. - Эшнең соңгы нәтиҗәсе булган продукцияне сатуда авырлыклар бар әле. Моны җайга салу өчен, беренче чиратта, сыйфатлы продукция җитештерергә, товарның үзкыйммәтенә карап, бәясен дөрес билгеләп, сатуны оештырырга кирәк. Дәүләт тә ярдәм күрсәтеп тора.
Моннан берничә ел элек Азат Сабитовның язмасында крестьян-фермер хуҗалыкларына кооперативларга берләшергә кирәклеге турындагы фикер яктыртылган булган . Әмма ничә еллар үтсә дә, әлеге мәсьәлә ачык булып кала бирә. Фермерларга оешканлык җитми. Бәлки район башлыгының әлеге киңәшмәдә төгәл куйган бурычлары эш башлауга этәргеч булыр.
-Сезгә үзара килешергә һәм бер-берегезгә ышанырга кирәк. Берләшеп, үзегезгә аерым кооператив төзеп, үз хисапчыгыз һәм юристыгыз булса, кәгазь эшләрегез күпкә җиңеләячәк, - дип киңәш итте аларга район башлыгы Сергей Димитриев. - Җитештергән продукциягезне эшкәртеп сатканда ул күбрәк табыш китерәчәк.
Марс Бариев, эре сәүдә үзәкләре белән хезмәттәшлек итүче "Бозкурт" оешмасы директоры:
-Бүгенге көндә базар мөнәсәбәтләренә кереп китүе бик авыр. Әлеге система чит илләрдә инде күп еллардан бирле үсеп килә, ә бездә әле ул яңа оеша гына. Сәүдә өлкәсендә товар җитештереп кенә булмый, аны сата белергә кирәк. Ә сату - зур проблема. Нәкъ менә шунда кооперативларның кирәклеген таныйбыз. Кемдер җитештерергә, икенчесе сатарга, тагын берәү орлык белән эшләргә тиеш. Товар конкуренциягә сәләтле булганда гына аның сатып алучысы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев