Парламаны учакта пешерү өчен махсус торбасы кирәк булачак. Сатуда күренми, алтын куллы ир-ат ясап бирсә генә. Озынлыгы 50-60 см, диаметры 25-30 см булган калынрак торба кисәгеннән гыйбарәт ул. Эчке ягында урта сызык буйлап ике якка тимер «угольник» ябыштырылган. Таба шуларга шудырып кертелә.
Таба дигәч тә, анысы да түгәрәк таба түгел. Парлама торбасына сыешлы итеп калайдан ясалган махсус таба. Торбаның бер башы бөтенләй томаланган, икенче башында уртада тар гына капкач ясалган. Торба эченә 4-5 л су салына. Учак өстендәге аркылы тимергә элеп кую өчен элмәкләре бар. Ә инде рецептны бүген үк сынап карарга теләүчеләр әлегә аны целлофан «җиңгә» тыгып, духовкада пешереп карасыннар.
Эш барышы:
Итне юып, эрерәк кисәкләргә турыйбыз да, таба төбенә тезеп чыгабыз. Аннары ит өстенә тәгәрмәчләп туралган бәрәңге тезәбез. Бәрәңге өстенә суган боҗралары салабыз.
Эререк итеп туралган помидор белән борычны да табага «озатабыз». Инде чират кишергә - анысын ярымтәгәрмәчләп турыйбыз. Сарымсакны исә башта тактага салып пычак яны белән изәбез. Шулай итсәң, кабыгын әрчү җайлы аның. Аннары инде урталай гына ярып, башкалар янына кушабыз. Тәменчә тоз-борыч сибәбез.
Лимонны урталай ярып, бер яртысының сутын бәрәңге өстенә сыгабыз. Теләгән кеше башка төрле тәмләткечләр дә куша ала.
Инде бакчага чыгып, учак ягып җибәрик. Безгә аның күмере төшкәнен көтәсе юк. Торба эченә 4-5 л су салырга да онытмыйбыз. Бу ризык парда пешә, шуңа күрә аңа май да салынмый. Исеме дә юкка гына парлама түгел! Табаны тыгып, капкачын ябабыз да, торбаны учак өстенә элеп куябыз. Эчендәге су кайнап чыкканчы, ялкыны куәтле кирәк, аннары инде утыннарны кырыйгарак күчереп, талгын гына утта пешереп бетерәбез. Парлама 2 сәгать пешә. Аңынчы башка эшләрегезне карарга да өлгерәсез әле.
Ашларыгыз тәмле, җәйләрегез ямьле булсын!
Нет комментариев