8 июль 2016 яңалыклары
-
Поселокның Ленин урамында “Ишегалды бәйрәме” узды (фото)
Кукмарабызда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген аның чираттагысы поселокның Ленин урамындагы 155 һәм 157 йортларның ишегалдында оештырылды. Бәйрәмдә район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Ул районда башкарылган эшләр турында сөйләде. Соңыннан микрорайон халкы район башлыгына үзен кызыксындырган сорауларны бирде. Район Мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең чыгышлары белән бәйрәм яме өстәде. Эльвира...
-
Ялларда явым-төшемле, салкынча һава торышы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алда торган ял көннәрендә республикада сизелерлек салкынайта. Явым-төшемнәр дә булачак. Иртәгә, 9 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Төнге сәгатьләрдә яңгыр яву ихтималы бар. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле һәм бик көчле яңгырлар явачак. Шулай ук...
-
Парламаны ничек пешерергә?
Кирәк: - 700 г чамасы ит. Без сөякле сарык ите, казның баш-аягын, бүтәкәсен кулландык. - 7-8 бәрәңге; - 2-3 баш суган (суган күбрәк булган саен яхшы); - 1 кишер; - 1-2 помидор; - 1 баллы борыч; - 4-5 тырнак сарымсак; - аз гына лимон суты (мәҗбүри түгел); - тәменчә тоз-борыч....
-
Төркия ачылды, әмма бәяләр тешләшә
Төркия курортларына ике кешелек юллама уртача 120 мең сумга барып төшә. Ә бу узган ел белән чагыштырганда 40-50 % ка зуррак дигән сүз. Бу чартер рейслар әлегә булмау белән аңлатыла. Алар Мәскәүдән генә бар. Әмма якын арада аларны җайларга вәгъдә бирә Ростуризм. Бер кешелек юллама бу көзен якынча 28-30 мең...
-
Тизлек арттыру аркасында мопедтагы хатын-кыз үлгән
Транспорт һәлакәте 7 июльдә Актаныш районында Түке - Чәчер авыллары арасындагы басу юлында килеп чыккан. Мопед белән идарә итүче 48 яшьлек хатын-кыз тизлекне чамасыз арттыруы аркасында транспорты белән әйләнеп-капланган. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук җан биргән. Татарстан ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, хатын-кызның транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган....
-
Игътибар, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турындагы кисәтү таратты. Кисәтү 9 июльдә 9:00 сәгатьтән 10 июльнең 6:00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак. Синоптиклар фаразлавынча, 9 июльдә көндез һәм 10 июль төнендә яшен, көчле һәм бик көчле яңгыр, тизлеге секундына 15-20, хәтта 25 метрга кадәр җитәчәк көчле җил...
-
Кукмарага Татарстанның Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев килде
Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев район Советының утырышлар залында Болгар ислам академиясе һәм Казан изге Ана иконасы соборына багышланган киңәйтелгән презентация уздырды, кукмаралыларны да хәйрия акциясендә актив катнашырга чакырды. Утырышта район башлыгы Сергей Димитриев һәм районыбыз активы катнашты.
-
Кичә Кукмарада янгын булды (фото)
Кичә, 7 июльдә, 20.17 сәгать тирәсендә поселокның Маяковский урамындагы элеккеге Агроснаб бинасы яну хакында хәбәр керде, дип хәбәр итте Кукмара районы Гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы Ильмир Хәбибрахманов. Янгын нәтиҗәсендә 78 квадрат метр мәйданлы бер катлы бинаның эчке ягы, түшәм һәм түбәсе янып, кара күмергә әйләнә. Зыян күрүчеләр юк. Хәзерге...
-
Иртәгә, 9 июльдә, Нормабаш буасында “Балыкчылар ярышы” була
Балыкчылар игьтибарына! 9 июльдә Нормабаш авылы буасында 3нче төбәкара "Балыкчылар ярышы" үткәрелә. Ярышларда катнашучыларны теркәү 14.00 сәгатьтә башлана. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала. Бер катнашучыга 1 генә кармак белән балык тотарга рөхсәт ителә. Теркәлү номерлары буенча призлар уйнатылачак. Ярышта катнашу өчен взнос күләме - 150 сум, балаларга - 50 сум....
-
Зөлфәт Зиннуров тормышында зур вакыйга булган!
Бүген 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Башваткыч" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның гаиләсендә икеләтә бәйрәм: икенче сабыйлары дөньяга килде. Нарасый Казанның 1нче бала тудыру йортында иртәнге 6 cәгать 23 минутта туган. - Аллага шөкер, хатыным Гөлназның да, нәни кызыбызның да хәле яхшы. Баланың авырлыгы - 3570 грамм,...
-
Ядегәр авылының “Габделхак” мәчетендә ифтар мәҗлесләре үткәрелде
Ядегәр авылының "Габделхак" мәчетендә фидия сәдакасына җыелган акчага өч көн рәттән ифтар мәҗлесләре үткәрелде. 29 июньдә ирләр, мәчеткә ярдәм итүчеләр, иганәчеләр чакырылса, икенче көнне абыстайлар, хатын-кызлар, мәдрәсәдә укучы шәкертләр белән, ә өченче көнне өлкәннәр, балалар белән берлектә үтте. Һәр мәҗлестә 100гә якын кеше катнашты. Бәйрәмне оештыруда имамыбыз Гаяз хәзрәт Сабирҗанов...
-
Кая китте ир хакы?
- Армиядән кайтып өч ай йөрде дә, өйләнде минем кече малай. Үгет-нәсыйхәтне ишетерлек түгел, күзе-башы тәмам тонган иде. Һәрнәрсәдә безнең белән киңәш-табыш итә, борчу-шатлыклары белән уртаклаша торган улыбызны алыштырып куйдылармыни! Сәбәбе нәрсәдәме? Башта татар кызы белән дуслашуы, өйләнергә нияте барлыгын әйтте - әтисе белән катнаш гаиләнең бик тә четерекле икәнлеген...
-
Диңгез буенда
-Гөлфизә, җаным, инде нишләргә, бигрәк кыен хәлдә калдым. Барысы шул җүнсез ирләр аркасында. Җаныма урын таба алмыйм, йөрәгем өзгәләнә, ярар тыңла, монда кайсы яктан башларга да белмәссең. Быел ирем гомер булмаганны: "Авылда эш күп, диңгез буена ялгыз барырсың, - дип, алдан кисәтеп куйды. - Печән чабасы бар, мунчага утын әзерләргә...
-
Су коенабызмы? Саклык чаралары турында онытмыйк
Әле җәйнең бер генә ае үтеп китүгә карамастан, республикада суга батып үлүчеләрнең саны узган ел белән чагыштырганда шактый арткан. Иң кызганычы: вакытсыз гомерләре өзелгәннәр арасында кечкенә балалар, яшүсмерләр дә бар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмара районы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районыбызның Үрәсбаш, Ташлы-Елга, Иске Юмья авыллары янындагы буаларда 1976,...
-
Авылда печән өсте
...Киң селтәнеп, әти печән чаба. Бер көйгә салынган чалгы тавышы урманда кошлар сайравын да басып китә кебек. Агач-куак асларындагы юка үләнле җирләргә әти мине кертеп җибәрә: "Бар, кызым, менә бу тирәдә селтән..." Мин - мәктәп укучысы гына шул әле. Чалгым да кечкенә, беләкләрем дә бик нечкә. Кыяклы үлән һич кенә...