Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ош. Юмья җирлегендә өченче медпункт ачылды

Районыбызның Иске Юмья авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Әлеге көнне күптән көткән иде авыл халкы. Кысан, иске, ярымҗимерек хәлдәге бинада авыруларны кабул итү түгел, хәтта анда керергә дә куркыныч булган. -Фельдшерларыбыз бик әйбәт безнең. Лаеклы ялга чыккан Екатерина Макарованың тәмле теле дә дәвалау сәләтенә ия, аның яныннан шул арада...

Районыбызның Иске Юмья авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды.
Әлеге көнне күптән көткән иде авыл халкы. Кысан, иске, ярымҗимерек хәлдәге бинада авыруларны кабул итү түгел, хәтта анда керергә дә куркыныч булган.
-Фельдшерларыбыз бик әйбәт безнең. Лаеклы ялга чыккан Екатерина Макарованың тәмле теле дә дәвалау сәләтенә ия, аның яныннан шул арада савыгып чыга идек. Хәзер эшләүче Екатерина Андреева да авыручы хакында хәбәр алуга ук ярдәмгә ашыга. Кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, караңгы йөз күрсәткәне юк, рәхмәт аңа. Яңа бинада үзенә дә исән-сау эшләргә язсын, - диләр яңа бинаның ачу тантанасына Югары Юмьядан килгән Зина Иванова, Юлия Корнилова һәм Зоя Порферьевалар..
Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзекләндерү, яңаларын сафка бастыру буенча 2012 елда старт алган республика программасы кысаларында Кукмара поселогында, районыбызның Яңа Комар, Түбән Өскебаш һәм Мәчкәрә авылларында модульле медпунктлар ачылган иде. Иске Юмьяда куллануга тапшырылган медпункт та - республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан ясалган иң зур бүләкләрнең берсе. Бу хакта район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да үзенең чыгышында билгеләп үтте:
-Районыбыз 27 республика программасының 25ендә уңышлы гына катнашып килә. Торак йортлар, мәктәпләр, клублар төзү һәм ремонтлау, фельдшер-акушерлык пунктларын яңарту буенча да эш алып барыла, - диде ул. - Бүген ачыла торган медпункт та шуның ачык мисалы. Әлеге бина заманча җиһазландырылган, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Киләчәктә дә авыл халкы өчен игелекле йорт булсын.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, Иске Юмья авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазановлар да авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар.
Фельдшер-акушерлык пункты Иске Юмья һәм Югары Юмья авылларына - барлыгы 900гә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Фельдшер Екатерина Андреева әлеге өлкәдә инде 19 елга якын эшли.
-Яңа бина турында күптәннән хыяллана идек, ниһаять, теләкләребез кабул булды. Медпункт эчендә бер генә иске җиһаз да юк, барысы да көн таләпләренә җавап бирерлек, - ди ул. - Авылда өлкәннәр дә, яшьләр һәм балалар да бик күп. Узган ел - 16, быел исә дүрт сабый дөньяга килде. Аларга үзвакытында привикалар ясап, медицина тикшерүе уздырып торам. Соңгы вакытта салкын тиеп авыручыларның саны артты, кан басымы белән мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Төзелешне сыйфатлы итеп алып барган Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге "Строй-Гарант" оешмасы коллективының хезмәтеннән бик канәгать калдык, төзелеш вакытында ярдәм күрсәткән авылдашларга да рәхмәтем чиксез.
40 ел авыл медпунктында фельдшер булып эшләп лаеклы ялга чыккан Екатерина Макарова бәйрәм тантанасының иң кадерле кунакларының берсе иде.
-Ялга киткәнемә быел җиде ел була. Хезмәтемне бик яраттым, фельдшер булып эшләгән елларымны хәзер дә шундый сагынам, хәтта кайбер көннәрдә төшләремдә күреп тә уянам, - ди ул. -Екатерина минем белән бергә 12 ел эшләде. Авыруларымны ышанычлы кулларга тапшырып киттем.
2011 елдан "Бердәм Россия" сәяси партиясе тарафыннан "Тормыш сыйфаты. Сәламәтлек" проекты тормышка ашырыла. Аның максаты булып авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, медицина учреждениеләрен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү, мәгълүмати технологияләр кертү тора.
Агымдагы елда республиканың 43 районында 175, 9 миллион сумлык 75 модульле ФАП төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk