Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Намаз уку рыя гамәл түгел

Тиздән Сабантуй вакытлары җитә. Исәнлек, иминлек, тынычлык белән, күркәм итеп үткәрүләр насыйп булсын, Раббем! Сабантуй вакытларында дин әһелләренең, гамәл-гыйбадәт ияләренең гамәлләренә кимчелекләр килмәсен иде, һәр гамәл үз вакытында үтәлсен иде, Аллаһ бездән разый булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. әйтә: "Җир - ул мәчет. Һәр җирдә намаз укыгыз. Әгәр берәү, дөнья...

Тиздән Сабантуй вакытлары җитә. Исәнлек, иминлек, тынычлык белән, күркәм итеп үткәрүләр насыйп булсын, Раббем!

Сабантуй вакытларында дин әһелләренең, гамәл-гыйбадәт ияләренең гамәлләренә кимчелекләр килмәсен иде, һәр гамәл үз вакытында үтәлсен иде, Аллаһ бездән разый булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. әйтә: "Җир - ул мәчет. Һәр җирдә намаз укыгыз. Әгәр берәү, дөнья шөгыленә алданып, ахыйрәт гамәленә кимчелек китерсә, аның урыны җәһәннәмдер", - ди. Безгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан 5 вакыт намаз фарыз кылынган. Намаз - ул диннең терәге, җәннәткә илтүче туры юл, Аллаһның зур бүләге. Моны нык иманлы кешеләр аңлыйлар һәм Аллаһка рәхмәт йөзеннән намазны үз вакытында укыйлар, пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в.нең үрнәге белән хәтта арттырып үтиләр. Вакытын чыгарган намазның казасын һәм Рамазан аенда мөмкинлегең була торып тотмаган уразаңның каффаратен күпме генә үтәргә тырышсаң да, вакытында үтәгән савапка һич тә ирешә алмыйсың, әгәр Пәйгамбәребез әйткән сәбәпләр белән (ялгыш йоклап яки онытып, яки аңың китеп) калган булмаса. Әгәр мондый сәбәпләр белән калынса, намазың бер намаз уку белән каза кылына (үтәлә).

Сабантуй карарга яки үткәрергә килгән кешеләр - дин әһелләре намазларын бер читкәрәк китеп укысалар, үзләре өчен әҗер-савап булса, башкаларга зур дәгъвәт булып, сабантуйның яме дә артыр иде. Һәр чиста (нәҗес булмаган) җирдә намаз уку дөрес. Кирәк икән җиргә җәяргә әйбере дә табылыр. Теләгән кеше әмәлен таба, теләмәгән сәбәбен таба диләр. Олылар, дин олугълары моны башлап җибәрсә, яшьләр бик теләп иярерләр иде. Безнең яшьләр арасында да нык иманлы, көчле рухлы кешеләр бар, бәлки алар башлап җибәрер. Сабантуй карыйм дип, намазны калдыру яки кичектерү зур гөнаһ, Аллаһны санламау, динеңне түбәнсетү, халык арасында намаз укудан хурлану, Аллаһ каршында тәкәбберлек кылу була. Дөньяны алга куеп, ахыйрәтне артка куеп яшәсәк, кыямәттә безгә ни булыр соң, ни дип җавап бирербез дә, ничек тәмугъ газабына түзәрбез?! Халык җыелган җирдә намаз укуны рыя гамәлгә санаучылар да булырга мөмкин. Ләкин шундый хәдис бар, җәннәтнең түре дә, җәһәннәмнең төбе дә галимнәргә, дигән. Галим кеше халыкны үз артыннан җәннәт юлына, җәннәтлек гамәл кылырга өйрәтергә тиеш. Ияртми икән, аңа җәннәт түгел, җәһәннәм лаек булыр. Намазларыбызны һәр җирдә, үз вакытында үтәргә тырышсак, бу гадәти хәл булып кабул ителер, рыя гамәл булып түгел. Зиратларны да машина, автобусларга утырып узып китәбез, кул күтәреп дога кылсак, бу да бик тиешле дәгъвәт булып, бүгенге көндә "әрвахларга дога кирәк түгел" диючеләр юк дәрәҗәсендә булыр иде. Мөхәммәт Мостафа с.г.в. "5 вакыт намаздан соң, үлгән ата-анаңа дога кылмасаң, аларның хакын үтәмәгән булырсың",- дигән.

Коръәндә Аллаһ Тәгалә әйтә: "Кешеләрнең фәхеш, хәрам эшләре сәбәпле, җир һәм диңгез өсте бозылды, ачлык, йогышлы чирләр бар булды", - ди. Һәм Мөхәммәт с.г. в.нең шундый хәдисе бар: "Аллаһ әйтер, ди, бәндәм мин дигәнчә яшәсә, мин аңа кайгы-хәсрәт, авыру-сырхау да бирмәс идем, хәтта яңгырны да төнлә биреп, көндез аяз кылыр идем".

Без, һәркайсыбыз да Коръән кушканча нәфесебезне җиңеп, туры юлда гына яшәсәк, динебез, әхлагыбыз төзек булса, дөньябыз да төзек булыр иде.

Йә, Раббем! Син рәхмәт иясе, кодрәт иясе, хикмәт иясе! Зирәк зиһеннәребез белән күбрәк уйланып, Коръәннең кушканын тотып, тыйганыннан тыелып, пәйгамбәрләребез Мөхәммәт Мостафа с.г.в.нең үрнәген-сөннәтен тотып, ихлас өмәте булып, мәңгелек булган ахыйрәт тормышына кайтасыбызны, Аллаһ каршында җавап бирәсебезне уйлап яшәсәк иде. Үзең разый булырлык итеп яшәүләрне калебләребезгә, гамәлләребезгә үзең салсаң иде, Әәмиин! Йә муҗибәс-сааэймин.

Нурсәйдә ГАЙФЕТДИНОВА, Кукмара

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев