Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөселман террорчылыкка каршы!

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: "Ислам диненә каршы сезнең белән сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһ сезне тыймый. Аллаһ гадел булганнарны сөядер". Мөхтәрәм дин кардәшләрем, игътибар итегез әле: Раббыбыз мөселманнарны үзебезгә, гаиләбезгә, динебезгә, илебезгә кылыч күтәреп килмәгән кешегә карата, аның...

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: "Ислам диненә каршы сезнең белән сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһ сезне тыймый. Аллаһ гадел булганнарны сөядер". Мөхтәрәм дин кардәшләрем, игътибар итегез әле: Раббыбыз мөселманнарны үзебезгә, гаиләбезгә, динебезгә, илебезгә кылыч күтәреп килмәгән кешегә карата, аның нинди дин тотуы, кайсы милләттән булуына карамастан яхшы мөнәсәбәттә булырга өнди.

Ислам дине - тынычлык дине. Аллаһ Коръәндә бөтен мөселманнарга дөньяга тынычлык, хозур һәм кардәшлек китерүләрен әмер итә. Мөселманнарга башка дин әһелләренә карата да гүзәл әхлак күрсәтү, аларның да яхшылыгы өчен тырышу җаваплылыгы йөкләнгән. Әйе, мөселманнарны фетнә чыгаручылар, кан коючылар итеп күрсәтергә тырышучылар бүген шактый. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в безне хәдис-шәрифләрендә кисәтеп куя. Ничек кенә булса да, без, мөселманнар, динебездә нык торырга тиешбез. Татар халкының "Таш атканга аш белән ат" мәкале дә юктан гына чыкмаган. Начарлыкка начарлык белән җавап бирү - явызлыкка юл кую, аны арттыру дигән сүз. Инде сиңа карата яманлык кылучыга изгелек белән җавап бирү, кимендә тыелып калу - үзеңә савап алу гына түгел, ә, бәлки, Аллаһы Тәгалә кушуы белән, теге кешенең күңелен йомшартуга, кылган начар гамәлләренә тәүбә итүгә, киләчәктә бары яхшылыклар, изгелекләр башкаруга сәбәпче дә булырга мөмкин. Мөселман кешесе башкаларга сабырлыкның, гаделлекнең, ихласлыкның, тынычлыкның үрнәге булырга тиеш. Бу безнең изге максатыбыз булырга тиеш. Аллаһ Раббыбыз бу уңайдан Коръәни Кәримдә әйтә: "Сез кешеләр өчен чыгарылган хәерле бер өммәтсез. Яхшылыкны әмер итәр, начарлыктан тыяр һәм Аллаһка иман итәрсез..."

Әйе, ислам дине артына яшеренеп, начарлык кылып йөрүчеләр дә бихисап. Үзләрен мөселман дип атап, башкаларның да күзен буып, алдалап, башка дин вәкилләрендә ислам дине турында дөрес булмаган фикер булдырып йөрүче монафикълар Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в заманында да булганнар, бүген дә бар, ахырзамангача булачак. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә барыбызга да кылган гамәлләребезгә, ниятебезгә карап хөкем кылачак. Җаныбыз тәнебездән аерылып чыккангача без Ислам диненең саф дин икәнен башкаларга да җиткерүгә багышларга тиешбез. Динебезне үзләренең шәхси максатларында файдаланырга тырышучылар безләрдән түгел. Шуңа да яңа дингә кайтучылар, ислам дине нигезләрен өйрәнә генә башлаучылар остазларны игътибар белән сайласын иде. Ислам динендә кан коешка, үтерешкә, экстремистлыкка чакыру юк һәм булырга мөмкин түгел. Ислам кешене бары башка дин тотуы, башка милләттән булуы өчен генә үтерүне, аңа җәрәхәт салуны катгый тыя. Аллаһы Тәгалә мөселманнарны явызлык кылудан түгел, хәтта гөнаһка илтергә мөмкин булган эшләргә якын килүдән дә тыя. Инде тиктомалдан кеше үтерү - зур гөнаһ, чын мөселман кешесе моны яхшы белә, Аллаһы Тәгалә каргышыннан, мәңгелек Җәһәннәм утыннан курка һәм бу адымга бармый.

Терроризм белән экстремизмны Ислам диненә бәйләп аңлату - хаталы һәм бик куркыныч күренеш. Изге Китабыбыз Коръән, сөекле пәйгамбәребезнең тормышы, хәдис-шәрифләре мөселманнарга шуны инандыра: Ислам дине мөселманнарны эшләрендә һәм гамәлләрендә күндәмлеккә, изгелеккә чакыра. Әхлагыбызны төзәтергә, яхшылыклар эшләп яшәргә тырышырга, бер төрле мәхлукатка да зыян салмаска тиешбез. "Кем ул мөселман?" - дигән сорауга, "Мөселманның кулыннан да, теленнән дә башка кешеләргә зыян килмәс," - диелә. Шуңа да Ислам әхлагы террорның һәм экстремизмның чыганагы түгел, чишелешедер.

Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ, Камышлы авылы имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев