Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Манзарасның Ибраһим Гази урамында төзелгән яңа юлны җимерәләр (фотофакт)

Быел Манзарас авылының Ибраһим Гази урамында федераль программа кысаларында яңа юл төзелде. Бәясе 1 миллион 300 мең сумга төште, диделәр. Юл төзү-ремонтлау идарәсе аны җиренә җиткереп башкарды. Инде ничә еллар чокырлы-чакырлы юлдан йөреп интеккән урам халкының сөенече чиксез булды. Әмма... юлны инде җимерә дә башладылар: яңа төзелгән йортка газ, су...

Быел Манзарас авылының Ибраһим Гази урамында федераль программа кысаларында яңа юл төзелде. Бәясе 1 миллион 300 мең сумга төште, диделәр. Юл төзү-ремонтлау идарәсе аны җиренә җиткереп башкарды. Инде ничә еллар чокырлы-чакырлы юлдан йөреп интеккән урам халкының сөенече чиксез булды. Әмма... юлны инде җимерә дә башладылар: яңа төзелгән йортка газ, су үткәрәбез дип, аны аркылыга казып чыктылар. "Безнең җир эшләре башкару өчен ордерыбыз бар", - диделәр, кисәтүебезгә каршы. Бардыр, анысы белән килешәбез, ләкин бу эшләрне җирне астан бораулау юлы белән дә башкарып була бит. Бу сорауга да җавап табылды: ул ысул белән эшләү 30 мең сумга төшә диделәр. Үз кесәңнән чыккач, кыйммәт шул, ә болай җиңел: минем акча түгел, районныкы. Югыйсә, әлеге юлны төзү өчен федераль бюджеттан акча юллап, район җитәкчелеге аз йөрмәгәндер. Һәр кеше үз мәнфәгатен генә кайгырткач, төзегәнне артыннан ук ватып торгач, бу эшләрне контрольдә тотучылар битарафлык күрсәткәч, нигә моның кадәр акчалар түгеп, яңартып, эшләп торырга? Бер салынган юл 8-10 ел хезмәт итәрлек тә булмагач, нигә шул кадәр тырышырга иде.

"Эш төгәлләнгәч, без ул канауны яхшылап күмеп куячакбыз", - дип ышандырдылар урам халкының тынычлыгын алучылар. Күмәрләр, билгеле, әмма инде ул проект нигезендә салынган чыдамлы, нык юл булмаячак, икенче язга ук шул урында зур чокыр ясалып, урам халкын "сөендерәчәк".

Гөлгенә ШӘРИПОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk