Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Манзарас клубында “Яралы язмышлар” дигән очрашу кичәсе үтте

Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәләкәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгән бичаралар - дошманыңа да теләмәслек ачы язмыш... Инвалидлар декадасы кысаларында Манзарас авылы китапханәсендә "Яралы язмышлар" дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәгә мине дә чакырдылар. Барырга бик теләп риза булдым. Анда килгәч,...

Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәләкәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгән бичаралар - дошманыңа да теләмәслек ачы язмыш...

Инвалидлар декадасы кысаларында Манзарас авылы китапханәсендә "Яралы язмышлар" дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәгә мине дә чакырдылар. Барырга бик теләп риза булдым. Анда килгәч, үзем шикелле мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән аралашып, сөйләшеп утырдык. Гадәттә инвалидлар сау-сәламәт кешеләр янында үзләрен кимсетелгән кебек хис итәләр. Нишлисең бит, Аллаһы Тәгаләдән узып булмый! Синең язмышыңа шулай язгач, түзәргә туры килә икән. Менә шундый авыр вакытыңда синең хәлеңне аңлап, күңелеңне күтәреп җибәрсәләр, дөньяда яшиселәр килеп, кәефләр күтәрелеп китә.

Мәдәният йортына килеп керүгә, безне мөлаем йөзле матур кызлар елмаеп каршы алдылар. Өстәлләр бик мулдан әзерләнгән, хәтта мичтә пешкән коймакка кадәр бар иде. Чараны кипаханәчебез башлап җибәрде, кичәне җыр һәм шигырьләр белән аралаштырып, бик матур итеп алып бардылар. Без, инвалидларга, әнә шулай зур бүләк ясадылар алар. Чакырып кунак иткәннәре өчен китапханә мөдире Фираяга һәм барлык мәдәният йорты хезмәткәрләренә: Руфинә, Динара, Нурия, Алияләргә рәхмәтебез чиксез.

Бик күп авырлыклар күрдем, түздем.

Күп кайгылар килде, чыдадым.

Күз яшьләре түктем, зарланмадым.

Сабыр итәргә өйрәнгәч кенә рәхәтлекләр килде.

Аллаһыма рәхмәт, инде шөкер итәргә кирәк.

Кичәгә килгән барлык инвалидлар исеменнән Мөслимә апагыз БАҺАМАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев