Кукмаралылар гриппка бирешми
Инде кыш башында ук: "Быел грипп бик көчле булачак", - дип өркеткәннәр иде, чыннан да, юраганнары юш килә, ахры. Бу көннәрдә телевизорны кабызсаң да, кибетләргә керсәң дә, тукталышта җәмәгать транспорты көтүчеләрнең сөйләменә колак салсаң да, күбрәк шул турыда гына ишетәсең. Янәсе, грипп бөтен дөньяны иңләп-буйлап килә, аның аеруча көчле, өзлегүләргә,...
Инде кыш башында ук: "Быел грипп бик көчле булачак", - дип өркеткәннәр иде, чыннан да, юраганнары юш килә, ахры. Бу көннәрдә телевизорны кабызсаң да, кибетләргә керсәң дә, тукталышта җәмәгать транспорты көтүчеләрнең сөйләменә колак салсаң да, күбрәк шул турыда гына ишетәсең. Янәсе, грипп бөтен дөньяны иңләп-буйлап килә, аның аеруча көчле, өзлегүләргә, хәтта үлемгә китерә торган төре - "дуңгыз гриппы" диагнозы инде фәлән кешегә куелган, дәваханәләрдә табибларга су буе чират, аптекаларда дарулар калмаган икән... Әмма вакытыннан алда хафага бирелү кирәкме? Кукмарабызда бу уңайдан хәл ничегрәк тора? Грипптан ничек сакланырга?
Район үзәк дәваханәсеннән хәбәр итүләренчә, кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар көнгә 13-14 кеше (55-56 проценты - балалар) теркәлә икән.
-Грипп диагнозы әлегә бер кешегә дә куелмады, - дип сөендерде дәваханәнең табиб-эпидемиологы Рамил Мохтаров. - Милли проект буенча узган ел 13500 кешегә (шуның 4460ы - балалар) гриппка каршы вакцинация ясалган иде. Моның әлбәттә, файдасы бик зур. Чөнки грипп белән иң беренче чиратта прививка ясатмаган кешеләр авырый. Вируслы инфекцияләр вакытында һәрвакыт табибка мөрәҗәгать итәргә яисә аны өйгә чакыртырга кирәк. Авыруның беренче билгеләре сизелү белән күп итеп кайнар чәй, үләннәр төнәтмәсе эчеп, төренеп яту кирәк. Аяк өстендә йөрү, үз белдегең белән дәвалану өзлегүләргә, чирнең катлаулануына китерергә мөмкин. Дару препаратларын да бары тик дәвалаучы табиб белән киңәшләшкәннән соң гына куллану зарур.
-Мәгариф учреждениеләреннән алынган саннар буенча көн саен мониторинг ясыйбыз. Әгәр сыйныфта авыру балалар саны 20 проценттан артса, ул вакытта мәктәп карантинга ябыла. Бүгенге көндә безнең районда стабильлек сизелә - авыручылар күп түгел, балалар бакчалары да, мәктәпләр дә үз эшчәнлекләрен гадәти режимда алып баралар, - ди "Роспотребнадзор" идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Гөлнур Дәүләтшина. - Әмма грипп безнең районга үтеп кермәде, дип нәтиҗә ясарга әле иртә. Шуның өчен профилактика турында онытмаска кирәк.
Грипптан саклану чарасы буларак, элек-электән "табигать антибиотиклары" - суган һәм сарымсак кулланылган. Кайбер балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә хәзер дә әлеге ысулдан файдаланалар икән.
-Безнең бакчага 130 бала йөри, - ди поселокның "Ромашка" балалар бакчасы мөдире Гөлназ Зыятдинова. - Көн саен иртә белән балаларның тән температураларын үлчәп төркемнәргә кабул итәбез. Күз тимәсен, салкын тидереп авыручы балалар әлегә берничә генә, алары да иң кечкенәләр төркеменә йөрүчеләр. Безнең һәр төркемдә дә балалар белән чыныгу күнекмәләре уздырыла, физик күнегүләр ясала. Киенү-чишенү, уен һәм йокы бүлмәләрендә тәлинкәгә ваклап суган һәм сарымсак куйдык. Аның файдасы бик зур. Шулай ук көн саен балалар йоклаган вакытта бүлмәләрдә бактерицидлы лампа белән кварцлау уздырыла, җилләтелә, кече тәрбиячеләр дымлы чүпрәк белән бар җирне сөртеп чыгалар. Балаларның компотларына "С" витамины салып эчерәбез, борыннарына "Оксалин" мазе сөртәбез. Узган ел гриппны читләп уздык, быел да карантинга ябылмабыз, дип ышанасы килә.
-Аллага шөкер, грипп эпидемиясен ел саен ишегебездән кертмичә, акрын гына уздырып җибәрәбез, - ди Мәчкәрә интернат-мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Роза Сабитова. - 51 укучыбыз бар. Алар барысы да интернат-мәктәптә торып укыйлар. Мәктәбебезнең медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләр кыш башлануга ук укучыларга грипп, аннан саклану чаралары турында аңлаттылар. Без балаларның ризыкларына вакланган суган салып бирәбез. Малай-кызларыбызның берсе дә суганны әче дип борын чөерми, аның файдалы икәнен аңлыйлар, тукланудан баш тартмыйлар. Шуның өчен дә аларның салкын тидереп авырганнары юк.
Аптекаларда даруларга кытлык икән, дигәннәр иде. Берничә даруханә мөдире белән сөйләшкәннән соң, әлеге сүзләрнең бары тик уйдырма гына булуына инандык.
-Салкын тигән вакытта кулланыла торган, вирусларга каршы эчелә, йөткерүдән, борыннарга тамызу өчен кирәк булган барлык төр дарулар да бар. Бүгенге көндә бездә "Оксалин" мазе генә юк, күпләп алып бетерделәр. Әмма аны алыштыручы башка төр препаратлар кайтты, - ди 30нчы номерлы район үзәк аптекасы мөдире Земфира Хуҗина. - Моннан берничә ел элек аптекаларда "Арбидол" дигән даруга кытлык булды. Бездә халык кемнән нәрсә ишетә, шуны үзендә кулланырга күнеккән бит. Иң мөһиме: туклану рационына яшелчә, җиләк-җимеш кертергә кирәк. Борынны иртә-кич тозлы су белән чайкату да файдалы, шулай ук иммун системасын, организмны ныгыту өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев