Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яз белән кыш тартыша

Бу темага кагылгач, мин уйга калдым... Чынлап та, быелгы Яз белән Кыш бер-берлэре белән сөйләшә. Язнаң тизрәк киләсе килә. Аның җылы кояшы белән тәннәрне иркәлисе, матур тал песиләрен чыгарасы килә. Ә кышның һич кенә дә китәсе килми. Ул, көн кичкә авышса, салкын җилләре белән җаннарны өшетә. Яз, үзен яклап, көндезләрен...

Бу темага кагылгач, мин уйга калдым... Чынлап та, быелгы Яз белән Кыш бер-берлэре белән сөйләшә. Язнаң тизрәк киләсе килә. Аның җылы кояшы белән тәннәрне иркәлисе, матур тал песиләрен чыгарасы килә. Ә кышның һич кенә дә китәсе килми. Ул, көн кичкә авышса, салкын җилләре белән җаннарны өшетә.

Яз, үзен яклап, көндезләрен алсу кояшын чыгара, боз сөңгеләрен эретә, түбә кыекларыннан тып-тып тамчылар тама. Кич белән Яз кояшын сүндергәч, җил аңа дәшә:"Мин монда әле, Яз кызы, син чигенеп тор". Әйтерсең, Яз да аңа җавап бирә:" Китче, зинһар, Кыш, минем дә табигатьне уятасым, гөрләвекләр агызасым бар". Тиздән җылы яклардан кошлар кайтыр.

Кышның, бернигә карамастан,табигатьтән аерыласы килми, ә Язның тизрәк табигатькә кире әйләнеп кайтасы килә. Тал песиләре баш калкытырлар. Кыш та, бернигә карамыйча, бераздан кире чигенер. Ул да табигатьнең язылмаган кануннарына буйсыныр.

Габдурахманова Ландыш, Кукмара районы, 6 нчы сыйныф

фото: http://ljrate.ru/post/4/1723843

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk