Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче Сәмигуллиннар гаиләсе салам астында бәрәңге үстергән

"Бәрәңге казыдыгызмы әле, уңышы ничек соң?" Хәл-әхвәл сорашканнан соң, болар бүгенге көндә иң еш кабатлана торган сораулар. Ә менә Кукмараның Тукай тыкрыгы урамында яшәүче Радик Сәмигуллинны белүчеләр, дөресрәге, аның бәрәңгене ничек итеп үстерүе белән якыннан таныш булучылар бу сорауны аңа аеруча кызыксынып бирәләрдер. Ни өчен дисезме? Чөнки аның бакчасында бәрәңге......

"Бәрәңге казыдыгызмы әле, уңышы ничек соң?" Хәл-әхвәл сорашканнан соң, болар бүгенге көндә иң еш кабатлана торган сораулар. Ә менә Кукмараның Тукай тыкрыгы урамында яшәүче Радик Сәмигуллинны белүчеләр, дөресрәге, аның бәрәңгене ничек итеп үстерүе белән якыннан таныш булучылар бу сорауны аңа аеруча кызыксынып бирәләрдер. Ни өчен дисезме? Чөнки аның бакчасында бәрәңге... салам астында үсә.

Радикның безнең өчен ят булган ысул белән бәрәңге үстерүе турында яз көне үк ишеткән булсак та, сентябрьгә кадәр сабыр иттек. Чебешләрне дә көзен саныйлар бит. Атна башында аның бакчасында булганнан соң шуңа инандык: бәрәңге салам астында да үсә һәм яхшы гына уңыш та бирә икән.

-Ничә еллар буе бакчабызда бәрәңге үсмәде. Көз көне бармак башыннан да зуррак бәрәңге күргән булмады безнең. Бакчага тирес тә, ком да кертеп карадым, югыйсә. Аптырагач, узган яз, бәлки, безнең өчен башка төрле сортлар кирәктер дип, интернет челтәрендә "казына" башладым, - дип сүзен башлады Радик. -Форумда бер ир-ат, утыртканнан калган 3 килограмм бәрәңгене өенә алып керәсе килмичә, салам өеме астына салып калдырганын һәм көз көне анда шактый күләмдә бәрәңге үскәнен күреп шаккатканын язган иде. Мин дә кызыксынып киттем.

Һәм узган ел Радик, тәвәккәлләп, бакчасының 3кә 3 метр зурлыгындагы өлешенә шушы ысул белән бәрәңге утыртып карый. Чиләк ярым бәрәңгедән 2 капчык уңыш ала алар. Быел инде бакчасының бәрәңге утыртыла торган барлык җирдә салам астына бәрәңге "яшерә". Әйе, чынлап та бәрәңгене туфракны казып салмый, ә шахмат тактасы кебек итеп җир өстенә тезеп кенә чыга икән ул. Аннан соң өстенә салам ябып чыгасы гына кала. Казыганда да көрәк кирәк түгел, саламны ачуга, җир өстендә сап-сары, йодрык кадәрле бәрәңгеләр кызыктырып ята.

-Мин бакчаның бәрәңге булган өлешенә ике генә тапкыр - яз көне утыртканда, көз көне җыеп алганда гына киләм, - дип елмая Радик. -Чүбен дә утыйсы, төбен дә өясе, су да сибәсе юк. Барысын да табигать үзе эшли. Бәрәңгегә колорадо коңгызлары да бик соң килә, чөнки ул гадәти утыртуга караганда соңрак тишелә. Бакчаны көздән сукалап калдырам, алай эшкәртергә җиңелрәк. Салам табуы гына авыр, аны менә хәзер үк әзерләп куярга кирәк икән. Быел басу кырыйларыннан чак табып ала алдым. Чыккан эт эчәгеләренә дә тимим, дымны тота ул. Бәрәңге алганнан соң саламны җыймыйм, икенче язга менә дигән тирескә әверелгән була. Быел бәрәңге яран гөле шикелле зур ап-ак чәчәк атты, коелмады да чәчәге, хәтта орлыкларына кадәр булды.

Гаилә әле бәрәңге җыярга чыкмаган. "Әбиләр чуагы" башлануга, яңгырларга киткәнче җыеп алырбыз дип торам, алайса лайлач әкәм-төкәм ашый башлый", - ди ул.

Кукмара подстанциясендә эшләүче ирле-хатынлы Люция һәм Радик Сәмигуллиннардан бәрәңге утыртуның бу ысулы турында сораштыручылар чыннан да шактый икән. Алардан күреп, күршеләре, туганнары да салам астында бәрәңге утырта башлаган.

Люциянең абыйсы быел суган алган түтәлгә июль аенда бәрәңге чәчеп караган. Барып карадык, җәй көнендәге шикелле - бәрәңгенең сабаклары әле ямь-яшел утыра. Салам астына инде шактый гына уңышы да "төшкән" икән. "Кызыксынучылар булса, килсеннәр, шалтыратсыннар, аңлатам", - диде, Радик саубуллашканда. Телефонын язып алдык, кирәк булса- белешегез.

Радиктан кайбер киңәшләр:

-саламның калынлыгы 30 сантиметрдан да ким булмаска тиеш;

-бакчадагы уталган чүпне ташламыйча, салам өстенә салып барсаң, тагын да яхшырак була;

-тычкан күп булган урында бу ысул белән утыртмау хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара бәрәңге салам

erid: 2VtzqxWHLUk