Кукмараның физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары республика фестивалендә беренче бишлеккә керде
Биектау районының "Байтик" сәламәтләндерү лагерендә физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында XXI республика фестивале һәм җиңел атлетика ярышлары узды.
Беренче көнне үк тупны ераклыкка атуда Кукмара өченче мәктәбе укучысы Зөлфия Әгъләмова чемпион исемен яулады. Аның "куларты" җиңел булды. Ир-егетләр арасында 800 метрга йөгерүдә Ришат Шакирҗанов (Туембаш, һөнәри лицей укучысы), Мөнир Гыймадиев...