Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада район Советының чираттагы сессиясе булды

8 ноябрьдә Кукмара район Советының утырышлар залында икенче чакырылыш район Советының 30нчы сессиясе узды. Сессиядә Кукмара районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү проекты, район Советының 26.02.2010 елгы 7 санлы карары белән расланган райондагы бюджет процессы турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү проекты, район Советының 28.01.2013 елгы 02 санлы карары белән расланган Кукмара...

8 ноябрьдә Кукмара район Советының утырышлар залында икенче чакырылыш район Советының 30нчы сессиясе узды. Сессиядә Кукмара районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү проекты, район Советының 26.02.2010 елгы 7 санлы карары белән расланган райондагы бюджет процессы турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү проекты, район Советының 28.01.2013 елгы 02 санлы карары белән расланган Кукмара районындагы муниципаль хезмәт турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү проекты, районның муниципаль юл фондын булдыру турындагы мәсьәләләр каралды. Көн тәртибе буенча район Советының юридик бүлек җитәкчесе Ирина Ходова, финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллиннар чыгыш ясады. Шулай ук район прокуроры Миннемулла Нәҗиповның фикере тыңланды. Йомгаклау чыгышы белән район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин чыкты. Сессияне район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk